Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

6 яшьлек Әлмәт кызы Сочины яулады

Сочида "Бәллүр альянс" фестивале 23-27 апрельдә ЮНЕСКО Халыкара фонды канаты астында үтте.

Фестиваль кысаларында "ЮНЕСКОның бәллүр таҗы-2014" бәйгесе булып узды. Анда Россиянең төрле шәһәреннән 25 кызчык катнашты.

Бәйгедә Әлмәт кызы, "МоДама" модель агентлыгында шөгыльләнүче Ләйлә Кудряшова Татарстан данын яклады. Ләйлә иң югары бәя алды һәм сапфир таҗга ия булды.

Фестиваль рәисе, Краснодар өлкәсе буенча ЮНЕСКО Мәскәү Халыкара фонды директоры Луис Арутюнов Ләйләне милли киеме һәм биюе өчен диплом белән дә бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса