Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мин Бәдртдиновлар нәселеннән

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Минемчә, гаиләнең тарихын, гореф-гадәтләрен, мирасын һәм ядкарьләрен өйрәнү бүгенге көндә бик актуаль. Чөнки әби-бабаларыбыздан калган мирасны түкми-чәчми киләчәк буынга җиткерү - ул гаиләбезгә, нәселебезгә булган ихтирамны белдерү. Боларны барысында минем әти-әнием, әби-бабаларым миңа һәм энекәшләремә кечкенәдән үк әйтеп киләләр.

Безнең гаилә «Эхо веков в истории семьи -  Тарихта без эзлебез» дигән республика фестиваленең муниципаль этабында катнашты. Бик күп әзерләнүләр, борчылулар, йокысыз төннәр үттек. Без анда беренче урынны яуладык. Аннары Азнакайда, фестивальнең зона этабында катнашып, Әлмәтебезнең данын якладык! Бу бәйгедә без 13 кеше катнаштык. Ул да булса: минем әнием Айгөл, Ришат бабам, бабамның 75 яшьлек бертуган абыйсы һәм 70 яшьлек апасы, әниемнең туганнан туган апалары һәм аларның кызлары. Шулай ук, минем бертуган энем Әскәр белән сеңлем Жасмина да катнаштылар.

Фестивальдә без үзебезнең нәсел агачыбызны күрсәттек – Бәдртдиновлар шәҗәрәсе. Шәҗәрәбезне академик, журналист, язучы, туган якны өйрәнүче Дамир абый Гарифуллин төзеде. Безнең гаиләбез Татарстанның Сарман районыннан тамыр ала. Хәзерге көндә безнең 8 буыныбыз билгеле.

Бәйге ике өлештән торды. Беренчесе - аш-су күргәзмәсе, ә икенчесе сәхнәдә гаиләнең визит карточкасын - шәҗәрәне һәм берәр иҗади номер күрсәтергә кирәк иде. Әнием бәйгенең нигезләмәсен өйрәнеп сценарий язды. Безнең «Адымнар» гимназиясе директоры һәм укытучылары бик нык ярдәм итте. Өстәлебез татар аш-сулары белән сыгылып тора иде. Күптән онытылган ашларны пешерергә тырыштык.

Узган елны без 99 % охшашлык белән әби-бабайның йортының макетын ясаган идек. Ул бик матур булды. Күргәзмәгә аны да алып бардык. Карт әби-бабаларыбызның киемнәрен манекеннарга кигереп тамашачыларга күрсәттек. 

Гомумән әйткәндә, мин гаиләбез белән бу чарада катнашуыбызга бик шатмын. Безнең гаилә, безнең нәсел болай да дус, тату яши. Чарага әзерләнгәндә, катнашканда без тагын да ныграк якынайдык, бербөтенгә әйләндек, ешрак аралаша башладык.

Минемчә, һәр кеше үз гаиләсенең тарихы белән кызыксынырга, өйрәнергә тиеш, чөнки шулай булганда гына гаиләләр нык була, таркалмый, ятим балалар булмый, туганлык җепләре өзелми. 

          

 Азалия Гомәрова,

«Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясенең 6 г сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса