Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сергей Лазарев, Гарик Сукачев һәм Илдар Абдразаков Әлмәттә Нефтьчеләр көнендә чыгыш ясаячак

Быел бәйрәм якшәмбе, 1 сентябрьгә туры килә.

Концертлар дүрт мәйданчыкта узачак.

11:00 сәгатьтән Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында «Сандугач сайрар ил» фестивале лауреатлары, ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Ворожея» рус җыр театры чыгыш ясаячак.
16:30 сәгатьтә тамашачылар өчен Салават Фәтхетдинов җырлый.

13:00 сәгатьтән «Каракүз» скверында шәһәр халкын һәм кунакларны театр тамашалары көтә. Алар арасында-Санкт-Петербургтан Андрей Кислицынның, «Легкие крылья» урам театрыннан, «Пластилиновый дождь» бәйсез Самара театрыннан спектакльләр. Монда ук тере сыннар, Санкт-Петербургтан Леонид Кондаков марионеткалары шоуы, бармак театры буенча мастер-класс булачак.

18:00 сәгатьтә Нефтьчеләр мәйданында концерт башлана. Монда «Оммаж» һәм «Рок Привет»төркемнәре чыгыш ясаячак. Хедлайнерлар-Гарик Сукачев һәм Сергей Лазарев.

20:00 сәгатьтән Ленин мәйданында опера җырчысы Илдар Абдразаков, Ришат Төхвәтуллин һәм Фирдүс Тямаев чыгышлары булачак.

Фото: «Татнефть» матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса