Китап аның гомерлек дусты
Кеше гомер буена китапка хөрмәт белән караган.
Белеменә, кем булып эшләвенә карамастан аны иң зур байлык итеп саклаган.
Татар халкында китапның дәрәҗәсе бигрәк тә югары торган. Әлеге хөрмәт, китапханәләр оешкач, аларда эшләүче китапханәчеләргә дә күчкән.
Россия Президенты Указы нигезендә 1995 елдан 27 май китапханәчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу инде һәр һөнәр иясенең бәйрәм көне булсын дигән сәбәптән генә чыгып билгеләнмәгәндер. Ә бүгенге заманда китапханәче хезмәтенең функциясе үзгәрүе, әлеге хезмәтнең үзенчәлекләренә игътибар иттерүне дә күздә тотканнардыр.
Чыннан да, китапханәче хезмәте дә заман белән бергә атлый, заман белән бергә үзгәрә. Кайчандыр алар китап алып, китап биреп торганнар, гыйлем, фән, белем, яңалык учагы булып торганнар. Бүген инде кеше үзенә тиешле мәгълүматны, белемне интернет челтәреннән дә бик тиз эзләп таба. Ә китапханәчеләр күбрәк укучыда әдәбиятка, сәнгатькә, матурлыкка мәхәббәт тәрбиялиләр, иҗат әһелләре белән җанлы аралашулар оештыралар, заманча технологияләр белән эшләп, укучыларны китап укуга җәлеп итәләр. Матур әдәбиятны пропагандалыйлар. Бүген китапханәләр акыл, гыйлем чыганагы белән беррәттән укучыларның аралашу, ял урыны да булып торалар. Әлбәттә китапханәгә киләсе килеп торсын өчен уңайлыклар булу гына иң мөһиме түгел. Син килгәнгә шатланып торган, ачык йөз белән каршы алучы, үз үзләрен җиренә җиткереп башкаручы китапханәчеләр булуы бик мөһим.
Әлмәт шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесене урынбасары Миләүшә Нәркәс кызы Каһарманова нәкъ менә шундый белгечләрнең берсе. Әдәбият-сәнгатькә кагылышлы нинди генә чара үзмасын, шәһәрдә булсынмы, авыл җирлекләрендәме, Миләүшә ханым аның үзәгендә. Артык күп сөйләшмәс, кешене тыңлый, аңлый белә торган, кирәк чакта үз фикерен, сүзен әйтә алган, ике телдә дә матур итеп сөйләшә, аралаша белүче әлеге ханым менә инде 35 елга якын китаплар дөньясында.
Ул үзенең хезмәт юлын 1990 елда Казан мәдәният институтының китапханәчеләр әзерләү факультетын тәмамлаганнан соң, Әлмәт үзәк китапханәләр челтәрендә методик-библиография бүлеге методисты буларак башлый.
Миләүшә Нәркәс кызының заман белән бергә атлавы, яңа ситуациягә тиз кереп китә алуы һәм проблемаларны хәл итүгә яңа алымнар куллануы, хезмәтне оештыру, хезмәттәшләре белән уртак тел табып эшли белү сәләте аңа алга үсәргә мөмкинлек бирә. 2009 елда Миляуша ханым директорның балалар белән эшләү буенча урынбасары итеп билгеләнә.
Ул һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә, үз-үзен үстерү, яңалыкка омтылу аның канында. Әле күптән түгел генә ул Рәсәй күләмендә уздырылган зур форумда булып кайтты.
-Миләүшә ханым, шул хата әйтеп китсәгез иде.
-Рәсәйнең китапханәчеләр ассоциясе ел саен зур Форум үткәрә. Быел «Библиотека в многополярном мире» дип аталучы әлеге Форум Казанда 19-25 май көннәрендә булды. Форумның ачылышы һәм ябылуы «Корстан»да узды. Әлегә чарада Россия белән дуслыкта торган Һиндстан, Кытай, Үзбәкста, Кыргызстан һ.б. илләрдән бик күп китапханәчеләр катнаштылар.
-Әлеге форум кысаларында нинди мәсьәләләр күтәрелде?
-Беренче чиратта, укучыны китапханәгә тарту, китап укуга җәлеп итү. Бигрәк тә балалар белән эшләүгә басым ясалды. Укучыларны күбрәк язучылар белән очраштыру, алар белән җанлы аралашуга чакыру. Икенче зур мәсьәлә, ул кадрлар. Чөнки бөтен Рәсәй буенча китапханәләрдә эшләргә яшь кадрлар җитми.
-Сезнең өчен китап, китапханә нәрсә ул? Ничек итеп бу һөнәрне сайларга булдыгыз?
-Китапны кулга алгач ук рәхәт. Кәгазь, буяу исе. Битләрен актарып чыгу да рәхәт. Икенчедән, кәгазь китап электрон китапка караганда аның кадәр күзгә, гомумән, сәламәтлеккә зыян итми.
Мин кечкенәдән үк китап укырга яраттым. Гомумән, китап укый торган гаиләдә үстем, Әби- бабай да әни дә бик яраталар иде китап укырга. Алар рус классикларында тәрҗемәдә төннәр буе укыйлар иде. Бик күп газета-журналлар алдыра идек. Ул вакытта бөтен гаилә шулай булгандыр инде. Аннан без үскән елларда бер-беребездән көтеп, чират торып китап укый идек. Россия иң күп китап укучы ил иде ул вакытта. Бездән ерак түгел, Белоглазов урамында балалар китапханәсе эшли иде. Кызлар белән гел шунда йөри идек. Китапханәчеләрне ярата идек.
Минем хезмәт юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр очрады. Ул вакытта безнең җитәкче Надежда Ивановна Волкова иде. Аннан соң... Бүгенге җитәкчебез Наталья Сергеевна Дугаева белән дә аңлашып эшлибез.
Шәһәрдә 13 китапханә. Аларның 4 се балалар китапханәсе. Авылларда барлыгы 41 китапханә. Шәһәрдәге китапханәләр үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Габдрахман, Чупай, Кичүчат, Бишмунча, Мәмәт, Кичү, Кәләй станциясе. Кәләй, Ерсубай, Чуваш Сәрәне авыллары китапханәләре бик актив эшлиләр. Кемдер инде 30-40 ел эшли, икенчеләре әле озак эшләмәсәләр дә үзләрен бик тиз күрсәтә алдылар.
Була бит шундый кешеләр, үзе турында сорашсаң да, ул үзенең янәшәдегеләрне имактап сөйләүдән туймый. Миләүшә Нәрркәс кызы да, үзеннән бигрәк, хезмәттәшләре, аларның нинди яхшы белгечләр булулары, ярдәмчел чын кешеләр булуын сөйли.
Ул эшли башлаган вакытта районда 60 китапханә исәпләнә. Китапханәләр саны буенча Әлмәт районы, Арчадан соң, икенче урында тора. Урыс мәктәбендә, урыс классында укыса да, өйдә бары тик татар телендә сөйләшү, аралашу таләп ителгәнлектән Миләүшә ханым татар телен бик камил дәрәҗәдә белә.
-Миләүшә ханым, бүген укучы күбрәк нинди китапларны, кайсы авторларны укый?
-Бүген инде фәнни китаплар бик тиз искереп бара. Замн бит бик тиз хәрәкәт итә. Укучы күбрәк әдәби китапларны сорый. М.Мәһдиев, Н.Фәттах, М.Хәбибуллин, Н.Гыйматдинова, З.Кадыйрова, Г.Галләмова кебек авторларны еш сорыйлар. Үзебезнең Әлмәт төбәге язучыларын гел алып торалар. Узган ел Казанда күргәзмә ясаган идек. Безнең «Рухият» китапларын белән бик кызыксындылар. Гомумән Әлмәт язучыларына игътибар бик зур булды. Безнең өчен бу зур сөенеч.
Фән-техника ничек кенә алга китмәсен, китап, китапханә булудан, яшәүдән туктамый. Кеше барыбер китапсыз яши алмый. Ә аны Миләүшә ханым кебек үз эшләренә бирелгән осталар яшәтеп торалар.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа