Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халык иҗаты - ул Тукай иҗаты

Тукайлы яз... Яз милләтебезгә Бөек Тукаебызны биргән дә, алган да, мәңгелек тә иткән.

Нибары 27 ел гына яшәп, бик зур иҗади мирас калдырган: 400 дән артык шигырь һәм 9 поэма, шулай ук 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр иҗат иткән. Тукай хезмәтләре дөньяның 50 дән артык теленә тәрҗемә ителгән. Бүген дә аның әсәрләре төпле телләрдә зур тираж белән нәшер ителә.

Шагыйрьнең туган көнендә традицион рәвештә шәһәрдә һәм авылларда бәйрәм чаралары үтте. Әлбәттә, бәйрәмнең иң тантаналысы шагыйрьнең һәйкәле янында узды. Шәһәрнең барлык иҗат интеллигенциясе, студентлар, мәктәп укучылары, шигърият сөючеләр бөек татар шагыйрен искә алырга җыелдылар. Гадәттәгечә, тамашаны Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары ачып җибәрде. Алар Тукайны, аның иҗатын ел саен яңа яңгырашта чагылдыралар. Быелгысы да шулай булды. Халык иҗаты Тукай иҗаты белән бербөтен итеп күрсәтелде. 
Шигырь бәйрәмендә район башлыгы Тимур Нагуманов Тукай шәхесенең, иҗатының бөеклеген ассызыклап үтте. Гаилә елы уңаеннан районыбызнын үрнәк гаиләләренә Бөтендөнья Татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев үз чыгышында әлмәтлеләрне туган телне хөрмәт итәргә һәм сакларга чакырды.

Чара Әлмәт шагыйрьләре һәм язучыларының чыгышлары белән дәвам итте. Бәйрәмдә Г. Тукай премиясе лауреаты, Халык шагыйре Клара Булатованың да булуы нур өстенә нур өстәде. Мәктәп укучылары да үз осталыкларын күрсәтергә ашыктылар. 

Бәйрәм тантанасы шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салып, Тукаебызның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.  

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса