Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казанда узган «Татарстан энҗесе-2023» X республика матурлык һәм талантлар конкурсында әлмәтлеләр катнашты

Аның финалистлары ТРның төрле почмакларыннан төрле инвалидлык формалары булган ун кыз булды.

25 мартта Казанда мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында X Республика матурлык һәм талантлар конкурсына йомгак ясалды. Аның финалистлары ТРның төрле почмакларыннан төрле инвалидлык формалары булган ун кыз булды.

Әлмәтне 2 конкурсант тәкъдим итте: «Дөнья энҗесе» титулын яулаган Гущина Екатерина Александровна һәм «Артистик Энҗе» Мөхәммәтҗанова Айгөл Ринат кызы.

Һәр кыз үзе турында алдан яздырылган видео визиткалар ярдәмендә сөйләде. Алар шулай ук жюрига үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр, ә аннары экспертларның сорауларына җавап бирделәр.

Ел саен фестиваль «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.

Безнең катнашучыларга ТР Дәүләт Советы депутатлары Ратникова Римма Атлас кызы, Насыйрова Альбина Мөнир кызы һәм Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты Җитәкчесе Әфлятунова Роза Егоровна зур ярдәм күрсәттеләр.

Катнашучыларга  иҗади номерлар әзерләүдә һәм оештыру мәсьәләләрендә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Абрамова Зәлидә Барыевна ярдәм итә.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса