Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл затлар, асыл ир-егетләр

Шушы көннәрдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды.

Бүләкләнүчеләр арасында күпбалалы аналар, уңышлы бизнес алып баручы гүзәл затлар, иҗади шәхесләр һәм җәмгыять үсешенә зур өлеш керткән ир-атлар байтак иде. 

Республика бәйгесе 1996 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты булып бизнес, фән, мәдәният, җитештерү һәм башка өлкәләрдә эшлек-ле сыйфатларын уңышлы тормышка ашыручы, шул ук вакытта гаиләдә таяныч булып торучы, иҗтимагый тормышның барлык өлкә-ләрендә иҗади потенциалын оста куллана белүче хатын-кызларны барлау тора. Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Быел да ул район, зона һәм республика этапларын үз эченә алды. Әлмәт җирлегенең гүзәл затлары һәм күркәм ир-егетләре дә һәрдаим әлеге чарада катнашып, мәртәбәле бәйгенең җиңүчеләре дә, лауреатлары да булдылар. Традициягә тугры калып, Әлмәт үзенең уңган-булган шәхесләрен республика дәрәҗәсендә тәкъдир итте.

«Хатын-кыз - ана» номина-циясендә Әлмәт политех-ник техникумы укытучы-сы София Зөфәр кызы Җаббарова, «Хатын-кыз - мәдәни һәм рухи өлкәдә» номинациясендә Әлмәт музыка көллиятенең югары квалификацияле укытучысы, талантлы дирижер Альбина Ринат кызы Булатова, «Галим хатын-кыз» номинациясендә «Татнефть» җәмгыятенең «ТатНИПИнефть» секторы мөдире Алина Юрьевна Дмитриева, «Язмышым - һөнәрем» номинациясендә «ТатИТнефть» җәмгыятенең проектлар җитәкчесе Эвелина Петровна Шустер, «Хатын-кыз - лидер» номи-нациясендә «Татнефть» Хәйрия фондының «Татнефть» ААҖ грантлары программасы җитәкчесе Эльмира Өлфәт кызы Газизова, «Хатын-кыз - бизнес-леди» номинациясендә тормыш иптәше белән бер-лектә мини-ферма оештырган эшмәкәр Регина Нурулла кызы Мөхәммәдиева, «Өченче буын героинясы» номинациясендә «Инвалидлар җәмгыяте» Әлмәт район оешмасы рәисе Розалия Нурислам кызы Локманова, «Хатын-кыз - ел үрнәге» номинациясендә 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Рафаэль кызы Беляева, «Лидер ир-ат» номинациясендә Батырлык ордены кавалеры, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы, Түбән Мактама бистә җирлеге башлыгы Рамил Әкрам улы Бәдретдинов, «Ир-ат - игелекле йөрәк» номинациясендә Әлмәт шәһәр балалар хас-таханәсенең балалар хирургиясе бүлеге мөдире, табиб Кирилл Романович Булатовлар чыгыш ясады.  Һәрберсе бүләккә ия булды.


Бәйге җиңүчеләрен бү-ләкләүгә багышланган тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды, лауреатларга бүләкләрне республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үзе тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флера Әбелмәгъдан кызы Шәйхетдинова да бар иде.
 
- Хатын-кызлар көн саен һәм сәгать саен игътибарга, мәхәббәткә һәм рәхмәткә лаек. Хатын-кызларга булган мөнәсәбәт җәмгыятьнең рухи үсеш дәрәҗәсен тасвирлый.              

 Март - газиз әниләребез бәйрәме. «Әни» сүзеннән бөегрәк исем юктыр. Хатын-кыздан башка дөнья кояшсыз, соры көнгә охшаш булыр иде. Ялгызлар тиң ярларын, ә парлылар күбрәк бала тапсын иде дип телибез. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, үзегез дә бәхетле булыгыз, безне дә бәхетле итегез, - дигән изге теләкләрен юллады Марат Әхмәтов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса