Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле

«Без тарихта эзлебез» конкурсы Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырыла.

Соңгы елларда күпләр үзләренең нәсел-нәсәбе, тамырлары белән кызыксына башлады. Бу әби-бабайга, әти-әнигә булган җылы мөнәсәбәтләрне ныгытырга, өзелә барган туганлык җепләрен бәйләргә, бәхетле бер зур гаилә булып яшәргә мөмкинлек тудыра. 

Чөнки үз нәселеңнең тарихын барлау, үткәннәреңә борылып карау киләчәккә барыр юлны ачыграк күрсәтә.
«Без тарихта эзлебез» конкурсы гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, нәсел дәвамчылыгын үстерүне, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан һәм гаилә тарихын өйрәнүгә җәлеп итүне күздә тота.
 
Шушы көннәрдә Әлмәттә узган зона этабында Бәдртдиновлар гаиләсе беренче урынга лаек дип табылды. Безнең редакция аларны җиңүләре белән ихлас котлый. Алар турындагы язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз. 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса