Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шәхси кичерешләре - иҗатында

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әлмәтнең Г. Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә хәзерге заман хәрби проза авторы, Донбасс сагында торган Артур Әсгать улы Салахов белән очрашу булып узды.

Язучы үзенең Булат Арсал әдәби псевдонимы астында басылып чыккан яңа китап-ларын тәкъдир итте. Презентацияне колакларны ярган атыш тавышлары кебек озата барган җырлар һәм музыка, әсәрләрдән өзекләр, зур экрандагы видеоязмалар очрашуга җыелучыларның  җаннарын телгәләп, йөрәк-ләрен парә-парә китерде, сулышларын кысты, күп-ләрнең күзләреннән бертуктаусыз яшь бөртекләре тәгәрәде.

Ул анда булган! Бу мәхшәрне үз күзләре белән күргән! Һәм аның безгә бу сугыш турында   үз хакыйкатен сөйләргә хакы бар.

«Война под терриконами» һәм «Ихтамнеты» дип аталган ике китабы - реаль вакыйгаларга нигезләнгән, Донбасс ополченецларына багышланган әдәби әсәрләр. Алар Александр Твардовский исемендәге премиянең «Родина Zовёт!» сериясендә басылып чыкканнар. Һәркайсы автор үзе катнашкан сугыш-ның төрле чорын тасвирласа да, икесе дә кешеләр үз йөзләрен югалтмаска тырышкан чынбарлыкның асылын ачып бирә. Сынауларны һәркем дә лаеклы үтә алмый, әмма тикшерүне намус белән үткәннәр какшамас сугышчан бердәмлек нигезен тәшкил итәләр.
Артур Әсгать улы 2014 елда тормышының ике өлешкә - «сугышка кадәрге һәм аннан соң»га бүленүен сөйләде. Ул Азнакайда туган, балачагы һәм мәктәп еллары Әлмәттә узган. Армиядә хезмәт иткәннән соң Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеге төрле өлкәләрне һәм илебезнең генә түгел, дөньяның төрле төбәкләрен колачлый. Һөнәри яктан шактый гына уңышка ирешүенә карамастан, ул 2014 ел азагында барысына да нокта куярга карар итә һәм ирекле буларак Донецк Халык Республикасын сакларга китә. 2015-2017 елларда ДНР Халык милициясенең (ополчение) артиллерия подразделениеләрендә хезмәт итә. Ә 2022 елның 24 февралендә, РФ Кораллы Көчләренең Украинадагы махсус хәрби операциясе башлангач, янәдән ирекле рәвештә хәрбиләр сафына баса һәм укчы полк составында Харьков янындагы сугышларда катнаша. Сугышчан хезмәт юлын 2023 елның августында Артемовск юнәлешендә тәмамлый.

Артур Салахов белән танышуыбызның тагын бер күңелле ягы бар: ул Әлмәт язучысы, «Знамя труда» газетасында 25 ел эшләгән һәм мөстәкыйль «Әлмәт таңнары» газетасын оештырып, аңа 9 ел җитәкчелек иткән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әсгать Сәхап улы Салаховның улы.

Очрашу ахырында язучы сорауларга җавап бирде, теләгән кешеләр белән фотога төште һәм автографлар таратты. Ә китапханә хезмәткәрләре Артур Әсгать улын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Гөлфия Ханова әзерләде


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса