Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт туган якны өйрәнү музее «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясен үткәрә

Чара музейның булган коллекцияләрен тулыландыру һәм килгән материалларны яңа экспозицияләрне һәм күргәзмәләрне бизәүдә куллану максатыннан оештырылган.

Әлмәт туган якны өйрәнү музее 2024 елның 13-20 февралендә Әлмәт туган якны өйрәнү музееның 30 еллыгына һәм Гаилә елына багышланган «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясен үткәрә.

Бу көннәрдә музейга тарихи әһәмияткә ия булган коллекцияләрне, фотосурәтләрне, архив документларын, китапларны, көнкүреш әйберләрен һәм этнографияләрен бүләк итү мөмкинлеге бирелә.  Нәкъ менә әлмәт халкының бүләкләре; оешмалар һәм предприятиеләр тапшырган экспонатлар шәһәр музееның барлыкка килүенә этәргеч бирә.

"Сез «бүләк итү» традициясен дәвам итә аласыз һәм сезнең исемегез  бүләк итүчеләрнең Мактау китабына язылачак",- ди музей хезмәткәрләре

Әйберләрне турыдан-туры музейга 13 февральдән 20 февральгә кадәр алып килергә мөмкин, әгәр дә сез музейга килә алмасагыз яки зур габаритлы әйбер әзерләсәгез, музейга шалтыратыгыз. Фотоларны, документларны электрон почтага җибәрергә була: zvinera@yandex.ru. Фотоларга мәгълүматны әлеге мәгълүматны язарга кирәк: кем сурәтләнгән, фотога төшерү елы һ. б.

Акциядә катнашучылар өчен номинацияләр игълан ителде: «Эксклюзив», «Иң борынгы», «Предмет-легенда», «Заман предметы», «Иң беренче».

 

Адрес: 423450, .Әлмәт, Тынычлык урамы, 1 йорт, тел.8 (8553) 22-04-22 сәгать 10.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр (шимбә һәм якшәмбедән тыш).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса