Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Иҗат - ул үзе матурлык

Мәмәт авылы Әлмәт язучылар оешмасы белән тыгыз элемтәдә Эшли.

Очрашулар, иҗади аралашулар авыл китапханәсендә, мәктәптә, Мәдәният йортында, авыл бәйрәмнәрендә әледән-әле булып тора.

Чираттагы әдәби кунакханә авыл китапханәсенең якты, матур залында үтте. Якташыбыз, галим, язучы, «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев очрашуның хөрмәтле кунагы булды. Очрашуда ку-нагыбызның укытучылары Гөлнәзирә Габдулла кызы, Гөлнур Шәйхел кызы, мәктәпнең татар теле укытучылары, 7-9 нчы сыйныф укучылары, Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, әдәбият сөюче ак яулык-лы әбиләребез катнашты. Бар да күтәренке кәеф, якты йөз белән, очрашуның әһәмиятен аңлап килгән. Шуңа күрә аралашу бик җанлы, тормышчан, иҗади барды.

Әниләр бәйрәменә туры килү сәбәпле, катнашучылар язучыбызның әниләргә багышланган иҗатына өстенлек биргән. «Әни хатлары», «...Ике бөртек кенә үстердем мин», «Әни сүзе» һ.б. шигырьләр зур сәнгати осталык белән башкарылды. Татар милли киемнәреннән килгән егетләребез, калфаклы кызларыбыз матур җырлары, нәфис сүз белән очрашуга бәйрәм төсе кертте.

Гөлнәзирә апа якты ха-тирәләре белән уртаклашты, шәкертенең шундый зур баскычларга күтәрелүенә сокланып, горурланып сөйләде. Мәктәп елларында сыйныф җитәкчесе булган Гөлнур апа укучысының шул елларда язылган башлангыч шигырьләрен укып, ваемсыз мәктәп елларын искә төшерде. Кунагыбыз да җавапсыз калмады, үз чыгышында яңа табадан төшкән шигырьләрен укыды, аларның язылу тарихларын барлады, «Тукталышта торам» шигыренең язылу вакыйгасын бәян итте. Укучыларның чыгышына бәя биреп, әниләрне кадерләү, олылау төшенчәсенең мәгъ-нәсен аңлатты, чыгышлары өчен рәхмәт әйтте. Очрашуга үз «күчтәнәч» шигырьләрен әзерләп килгән Мәдәният йорты директоры Хәния Бәдгытдинова язучы тарафыннан зур хуплау алды. Күңелендә иҗади хисләр булган әдәбият сөючеләргә иҗади мәйдан һәрвакыт ачык!
Шунда ук «Татмедиа» тарафыннан бастырылган яңа китаплар белән танышу, аларны сатып алу мөмкинлеге дә булды. «Әлмәт таңнары» газетасына альтернатив язылу оештырылды, яңа ачылган рубрикалар, мәкаләләр аша районыбызның уңган кешеләре белән таныштык.
 
Җанлы аралашу милли ризыклардан әзерләнгән түгәрәк өстәл артында дә-вам итте. Кунакны чәй эчереп җибәрү безнең милли йолабыз бит! Катнашучылар мәдәни яктан илһам алып, истәлеккә фотоларга төшеп, язучы кунагыбызга сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп таралыштылар.
Мондый очрашулар туган телебезне үстерүдә зур этәргеч булып тора. Киләчәк буын мәдәниятебезне, матур әдәбиятыбызны, шәхес-ләребезне белеп, танып үсәр-гә тиеш.
Л. Ситдыйкова,   татар теле һәм әдәбияты   укытучысы Ф. Вафина,   авыл китапханәсе мөдире
Мәмәт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса