Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры артистлары сериал төшерүдә катнашты

«Юллар чатында» сериалын төшерү тәмамланды.

Фильмны Казаннан ерак түгел АЗСта төшерделәр. Фильмны төшерүдә Татарстан башкаласы гына түгел, Әлмәт, Чаллы театрлары актерлары да катнашты.

Төп рольләрдә танылган һәм яшь актерлар да төшә. Төп составта Татарстан йолдызлары: Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, шулай ук әлмәтлеләр Раушан Мөхәммәтҗанов һәм Лилия Заһидуллина. Эпизодларда аларның хезмәттәшләре -  Фаил Сафиуллин, Илүзә Нәбиуллина, Айрат Мифтахов, Рифат Әхмәдиев, Сирина Мифтахова.

Сюжет буенча геройлар юл чатында очрашалар, төрле якка таралалар.  Комедия жанрында төшерелә. Һәр серия тәмамланган сюжет. Тартылу ноктасы автозаправка станциясе, аның коллективы үз кунакларына килеп туган ситуацияләрдә ярдәм итә.

АЗСта төшерү вакытында халыкка хезмәт күрсәтү буенча эшен дәвам итә. Шуңа күрә барлык нәрсә дә чын: ягулык салу, кафе, техник биналар, складлар.

"Мәйданчыкта хезмәттәшләребез белән җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Һәркем бөтен җаваплылык белән эшләде. Постпродакшн беренче класстагы продукт бирер дип ышанам: җанлы һәм эмоциональ, бераз фәлсәфи фильм килеп чыгачак", - дип билгеләп үтте Раушан Мөхәммәтҗанов.

"Проект Татарстан өчен бик әһәмиятле. Без замандашларыбызны борчыган сорауларны күтәрдек. Сериал үз аудиториясен татар телендә уйлаучылар һәм хыялланучылар арасында табар дип ышанам", - дип тулыландырды хезмәттәшен актриса Лилия Заһидуллина.

20 серияле фильмның премьерасы декабрьдә ТНВ каналында була. Сериалның чыгуы «Татнефть» һәм ТР татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән мөмкин булды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса