Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт ел саен үткәрелә торган «Каракүз» этнофестивале кунакларын каршы алды

Татарстанның нефть башкаласы Әлмәттә ел саен үткәрелә торган «Каракүз» этнофестивален ачу тантанасы булды.

"Каракүз" беренче этномәдәни бәйрәме  2021 елда Әлмәттә узды һәм шәһәр халкы, кунакларда зур кызыксыну  уятты. Чараның уңышы «Татнефть» хәйрия фондын фестивальне ел саен уздырырга этәрде.

"Каракүз-2023" 14 июльдә Каракүз скверында урнашкан үзәк этно-майданчыкта ачыла. Фестиваль барышында бу мәйданчыкта Татьяна  Ефремова, «Alpar» татар этно-төркеме, «Риваят» төрки-татар этно-төркеме, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, «Кадим Әлмәт» фольклор ансамбле, «ЖИВаGo» фолк-проекты, «Khazar» этно-фолк төркеме һәм Олена УУтай чыгыш ясады.

Фестиваль оештыручылары музыка, чын уен кораллары тавышлары, халык биюләре һәм бәйрәм атмосферасы һәркемгә чын халык традицияләрен тоярга һәм аларның матурлыгыннан ләззәтләнергә мөмкинлек бирә дип гарантияли.

Мәйданчыкта шулай ук этномаркет, төрки колоритлы туклану нокталары, борынгы халык уеннары, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар һәм Әлмәт районы археологиясе белән танышу мөмкинлекләре оештырылды. Шәһәрдә шулай ук бөтен Россиядән урам театрлары йөреше узды.

Киләсе ял көннәрендә фестиваль кунакларын бард җыры, заманча хореография, урам мәдәнияте һәм юмор  фестивальләре, шулай ук рәсем сәнгате һәм кино күрсәтү буенча мастер-класслар көтә. "Каракүз-2023" 5 августта шәһәр пляжында грандиоз джаз концерты белән тәмамланачак.

"Каракүз" фестивале кешеләрне берләштерүче һәм аларга этномәдәниятнең бөтен матурлыгыннан ләззәт алырга мөмкинлек бирүче якты мәдәни вакыйгага әверелде. 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса