Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Елки 10» яңа ел комедиясен төшерделәр

Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү тирәсеннән тыш, «ЕЛКИ» франшизасының унынчы – юбилей өлешен төшерүче бердәнбер Россия төбәге булды.

Әлмәттә булачак фильмның дүрт новелласының берсен төшерделәр.

«Әлмәтнең 70 еллыгы һәм Татарстан нефтенең 80 еллыгы елында безнең шәһәрдә "ЕЛКИ" төшерү төркемен кабул итү безнең өчен зур шатлык,-диде Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов . - Бөтен Әлмәт кинотеатрларга фильмны карарга килер дип ышанам. Әлмәт кенә түгел, бөтен Татарстан һәм бөтен Россия».

Франшизаның юбилей өлешендә күренәчәк актерларның беренче исемнәре билгеле булды. Әлмәттә «Союз» КВН командасының экс-капитаны, «СОЮЗ студиясе» музыкаль-юмористик телешоу алып баручысы Айдар Гәрәев һәм «ХОЛОП» фильмы һәм «ПОСЛЕДНИЙ МИНИСТР» сериалы йолдызы Ольга Дибцева төшерү мәйданчыгына чыкты.

Кинокартинаның премьерасы декабрьгә билгеләнгән.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте видеосыннан скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса