Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр тынлы һәм эстрада-джаз оркестрларының XXV бөтенроссия конкурс-фестиваленнән җиңү белән кайттылар

«Росатом» дәүләт корпорациясе Кубогына традицион конкурста Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Удмуртиядән һәм Татарстаннан 34 оркестр катнашты.

Новоуральскида 10-12 июньдә XXV Бөтенроссия тынлы һәм эстрада-джаз оркестрлары конкурс-фестивале «Новоуральские фанфары» узды.

Конкурс программасыннан һәм катнашучылар өчен мастер-класслардан тыш, фестиваль бөтен шәһәрне колачлый концертлар, урам театры тамашалары, иҗади очрашулар, шәһәр урамнары буйлап оркестрларның традицион йөреше, хәрби музыкантларның плац – парады,  Этери Бериашвили концерты була.

Россия көнендә «Новоуральские фанфары» фестивале кысаларында Александра Пахмутованың «Надежда» җырын иң күпләп башкару буенча Россия рекорды куелды. Музыкаль озата баруны фестивальнең җыелма оркестры илнең 20 шәһәреннән 500гә якын музыкант тәэмин итә. Җыелма оркестр һәм хор белән Новоуральск муниципаль тынлы оркестры дирижеры Мкртич Григорян җитәкчелек итә.

«Надежда» җырын музыка театры, драма һәм комедия солистлары, шәһәр мәдәният учреждениеләре вокалистлары, шулай ук Новоуральскның  халкы һәм шәһәр кунаклары башкарды, барлыгы 3355 кеше катнашты. Рекорд теркәлгән һәм Россия Рекордлар реестрына кертелгән.

Татарстан Республикасы һәм Әлмәт шәһәре исеменнән  «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең джаз-тынлы һәм эстрада музыкасының универсаль оркестры һәм «Almetyevsks Dixieland» ансамбле чыгыш ясады. Коллективлар үз номинацияләрендә 1 һәм 2 урыннарны яуладылар. 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса