Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашучы актриса Зәкия Туешевага мемориаль такта ачылды

Мемориаль тактаны Әлмәт драма театры ачты.

Бүген, 9 майда, Әлмәттә Җәлил урамындагы 41а йортта Бөек Ватан сугышында катнашучы, Әлмәт театры актрисасы һәм режиссеры, ТАССРның халык артисты Зәкия Туешева хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Ул 1919 елда Куйбышев өлкәсенең  Заиткино авылында туган. 1938-1941 елларда Г.Камал исемендәге ТДАТ каршындагы студиядә укый һәм театрның ярдәмче составында эшли. 1942-1946 елларда Совет Армиясе сафларында шәфкать туташы булып хезмәт итә. 1946 елның августыннан сентябренә кадәр Татар дәүләт күчмә театры актрисасы, 1948 елның февраленнән 1949 елның апреленә кадәр Мамадыш колхоз – совхоз театрында эшли, ә 1951 елның гыйнварыннан 1976 елга кадәр Әлмәт татар драма театры актрисасы һәм режиссеры. 1976-1990 елларда М.Горький исемендәге клуб каршындагы халык театры режиссеры.  1990-1994 елларда-Әлмәт дәүләт драма театрының баш режиссеры. ТАССРның халык артисты, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Әлмәтнең мактаулы гражданы (1997).

Җәлил урамындагы 41а номерлы йорт янында Зәкия Туешеваның фотосурәтләре белән кечкенә күргәзмә оештырылган, шулай ук Әлмәт театры артистлары да чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса