Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә удмуртларның язны каршылау бәйрәмен күрсәттеләр

Катнашучылар удмурт җырларын ишеттеләр, традицион халык биюләрендә катнаштылар, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

11 апрельдә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда «Музейный перекресток» проектының чираттагы чарасы узды. Әлеге проектның максаты-музей базасында иҗади кешеләрне, Әлмәт районы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе оешмаларын, учреждениеләрен уртак чаралар үткәрү аша берләштерү, анда алар тәҗрибә уртаклаша, партнерлар була ала.


Бу юлы, күпьеллык хезмәттәшлек кысаларында, Әлмәт музыка көллияте студентлары  музей кунакларын удмуртларның язны каршы алу, язгы кыр эшләре башлану бәйрәме белән таныштырдылар.


Музей кунаклары, Әлмәт шәһәренең 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары удмурт җырларын ишеттеләр, традицион халык биюләрендә катнаштылар, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Чара ахырында укучыларны сыйлар  көтә иде.

 

 

Фото: Әлмәт туган якны өйрәнү музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса