Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтле «Татар сүзе» бәйгесендә җиңү яулады

Конкурска Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән 3200 кешедән гариза кабул ителгән.

28 март көнне Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Татар сүзе” халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.

 Быелгы конкурсны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән бергәлектә “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе оештырды.

Шуларның утызы җиңүче исеменә лаек дип табылды. Җиңүчеләр “Шигърият”, “Проза”, “Үзем язган шигырь”, “Үзем язган әсәр” номинацияләре буенча игълан ителде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ихсанов Рүзил Марат улы 18 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында “Шигърият” номинациясендә I урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов дипломнар тапшырды.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса