Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Каләм изгегә тартыр

Мәмәт мәктәбендә шул темага очрашу узды.

27 март көнне Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Каләм изгегә тартыр" темасына ТР язучылар оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе, "Әлмәт таңнары" газетасының баш мөһәррире, С.Сөләйманова, Р.Төхвәтуллин премияләре лауреаты, язучы, педагог, журналист, ф.ф.к, якташыбыз Шаһиев Рәфкать Шириаздан улы белән очрашу үтте. Әдәби кичә Әлмәт язучылар оешмасына 60 ел, РФ Укытучы һәм остаз елы, Татарстандагы милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елына багышланды.

Мәмәт мәктәбеннән язалар:
Очрашуда шулай ук Рәфкать Шириаздан улының остазы, ветеран укытучы Галиева Гөлнәзирә Габдулла кызы да катнашты. Ул укучысының мәктәп еллары, укудагы уңышлары, иҗади мавыгулары турында сөйләде һәм аның искиткеч тырыш булуын ассызыклады.


Кичә Р.Шаһиевның тормыш юлы, фәнни эшчәнлеге, иҗаты, журналистлык хезмәтен, иҗади уңышларын яктырткан презентация белән үрелеп барды. Укучылар үз чиратларында язучыбызның шигъри тәлгәшләрен тезде: “Кызыма”, “Улыма”, “Сез язларның үзе кебек”, Х.Туфанга ияреп, “Пожар микән, таң микән? Илдә ниләр бар икән?” (Х.Туфан), “Минем юлым һәрчак сикәлтәле”, “Дөреслек тели йөрәк”, “Су өстендә түгәрәк ай”. 9 сыйныф укучысы Ихсанов Айгизнең “Урсал тауда” җыры, 5 сыйныф укучысы Солтанова Амилиянең “Авылым” татар халык биюләре очрашуны ямьләндерде. 6 сыйныф укучылары “Сагыну исе” китабына кергән “Артык гомер” хикәясеннән өзек сәхнәләштерделәр һәм эчтәлеге буенча фикерләрен җиткерделәр, кызыксындырган сораулар бирделәр.


Рәфкать Шириаздан улы җавап итеп үзенең тирән эчтәлекле шигырьләрен укыды, аларның язылу тарихлары белән бүлеште, укучыларның сорауларына тапкыр җавапларын бирде, шигырь иҗат итүнең серләре белән бүлеште.


Мәктәп директоры Гилязова Миләүшә Әхәт кызы Рәфкать Шириаздан улы турындагы истәлекләрен искә төшерде, аның әнисенә карата булган мөгамәләсен укучыларга үрнәк итеп китерде һәм “Сезнең кебек үз әнисен чиксез яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләр сирәк!” – дип соклануын белдереп, рәхмәт сүзләре җиткерде.


Укучылар Әлмәт төбәге язучылары китапларыннан төзелгән күгәзмә белән таныштылар, Р.Шаһиевның хезмәтләрен карадылар. Шунда ук укучылар һәм укучыларның гаилә шәҗәрәләре күргәзмәсе, иҗади эшләре дә урын алган иде.

Кичәдә Мәмәт авыл китапханәчесе Вафина Фәния Закуан кызы да катнашты. Ул язучының иҗатына күзәтү ясап, укучыларны китап укырга өндәде, китапханәгә ешрак килергә чакырды.

Язучы үзе дә зур шатлыгы белән бүлеште. III ”Яңа татар җыры” республика бәйгесендә “Язлар сары түгел” шигыре сәхнәдән Марат Галимов (көе) башкаруында җыр булып яңгырап, җиңү яулады.

Иҗатының яңа югарылыкка күтәрелүенә без чиксез шат.


Рәфкать Шириаздан улы милли җанлы, милләтпәрвәр шәхес. Бу истәлекле очрашу күңелләрдә бик озак якты хатирә булып сакланыр. Якташ язучыбызга киләчәктә уңышлар, иҗат чишмәсенең бай булуын телибез.

 

Фото: Мәмәт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса