Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә паспорт белән бергә «Пушкин картасы»н тапшыралар

Яшьләр күргәзмәләргә, музейларга һәм театрларга бушлай йөри алачак.

Ел башыннан Әлмәт районының 164 яшь кешесе беренче тапкыр паспорт алган. Гыйнвар азагында эчке эшләр министрлыгының район бүлеге һәм Әлмәт драма театры яшүсмерләр өчен акция әзерләгәннәр. Һәр документка «Пушкин картасы»на сертификат бирелә. Яшьләр күргәзмәләргә, музейларга һәм театрларга бушлай йөри ала.

Яшүсмерләргә паспорт белән бергә "Пушкин картасы"на сертификат бирелә.

"Бу - шпаргалка, шунда ук билет алу өчен Пушкин картасын ничек алырга кирәклеге аңлатылган, афиша белән танышу һәм билет алыр өчен куар-код бар", – дип аңлатты Әлмәт драма театры директоры урынбасары Гөлназ Гыйззәтуллина.

Паспорт һәм сертификат белән бергә балаларга Конституциянең шәхси нөсхәсен дә бирәләр.

 

Елның беренче аенда 170 яшь Әлмәт кешесе паспорт алган. Бүлек хезмәткәрләре әйтүенчә, бу уртача күрсәткеч-узган елларда тагын да күбрәк булган. «Пушкин карталары»на килгәндә, театр хезмәткәрләре ел башыннан алып аларны 2,5 меңгә якын студент һәм мәктәп укучысына таратырга өлгергән. Алар өчен иң уңышлы ел 2022 булган – яшьләр кулында 11 меңгә якын карта барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса