Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Борынгыдан - бүгенгегә

«Татнефть» чын халык музыкасын торгызырга ярдәм итә.

Әлмәтнең В. Самойлов исемендәге 2 нче балалар музыка мәктәбендә милли татар музыка уен коралларында уйнау нигезләре буенча семинар узды.

Чараны үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган, чөнки фәкать этник материал белән генә эшләүче «Карлыгач» балалар коллективы инде ярты елдан артык үз репетицияләрен нәкъ менә биредә үткәрә.

Очрашуны «Әлмәт» иҗ-тимагый үзәгенең төрки музыка уен кораллары күр-гәзмәсе белгечләре оештырган иде. Кереш сүз белән чыгыш ясаган Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров татар музыкасының чишмә башы турында сөйләде, аның югалган дип саналырлык шактый гына сәхифәләрен барлады.

Алга таба чарада катнашучыларга ике уен коралында - думбрада һәм дафада уйнауның база күнекмәләрен үзләштерүдә үз көчләрен сынап карарга тәкъдим иттеләр, заманча әсәрләрнең ритмик төзелеше белән төбәгебезнең борынгы җырларында ритм булдыру арасындагы аерманы аңларга мөмкинлек тудырдылар.

Нефть төбәге педагоглары һәм укучылары тәҗрибәле этномузыка белгече белән берлектә кайбер борынгы татар җырларын да өй-рәнделәр. Тыңлаучылар арасында бик яшь музыкантлар - 65 нче «Ивушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бар иде.
 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Татнефть» Хәйрия фонды проекты нефтьчеләр каласында гына түгел, күршеләрдә дә зур кызыксыну уятты. Үз инициативалары белән семинарда катнашырга Азнакай, Зәй, Җәлил һәм Мөслимнең белем бирү учреждениеләре укытучылары да килгән иде.
 

Павел Корчагин
«Нефтяные вести»
№3, 25.01.2023 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса