Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә милли татар музыка уен коралларында уйнау нигезләре буенча семинар узды

Чараны В. Самойлов исемендәге 2 нче балалар музыка мәктәбендә үткәрделәр.

"Татнефть" чын халык музыкасын торгызырга ярдәм итә. 2 нче балалар музыка мәктәбендә милли татар музыка уен коралларында уйнау нигезләре буенча семинар узды, дип хәбәр итә «Нефтяные вести» газетасы. Чараны үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган, чөнки нәкъ менә биредә ярты елдан артык этник материал белән эшләүче «Карлыгач» балалар коллективы репетицияләрен үткәрә.

Очрашуны "Алмаз" бәяләүчеләр берләшмәсенең төрки музыка кораллары күргәзмәсе белгечләре оештырды. Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров татар музыкасының килеп чыгышы, аның югалган катламнары турында кереш сүз белән чыгыш ясады.

Аннары чарада катнашучыларга ике инструментта — думбрада һәм дафада уенның төп күнекмәләрен үзләштерүдә үз көчләрен сынап карарга, заманча әсәрләрнең ритмик структурасы белән безнең төбәкнең борынгы җырларында ритм төзү арасындагы аерманы аңларга тәкъдим ителде. Тәҗрибәле этномузиколог белән бергә нефть төбәге педагоглары һәм укучылары борынгы татар җырларын өйрәнделәр. Тыңлаучылар арасында 65 нче балалар бакчасына йөрүче балалар да бар иде , дип яза «Нефтяные вести».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Татнефть» хәйрия фонды проекты  күршеләрдә дә кызыксыну уятты. Үз инициативасы белән семинарда Азнакай, Зәй, Җәлил һәм Мөслим белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты.

 

Наил Гатауллин фотосы

"Нефть хәбәрләре" №3, 25.01.2023
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса