Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Исемең матур, кемнәр куйган...

Ләйләгөл... Аның исеме генә дә нинди бит! Үзе кебек, серле. Ә бәлки үзе серледер, исеме кебек.

Шулай да, сер дигәне икесендә дә бар дигән нәтиҗәдә тукталырга булдым. Бүгенге заманда серле була белү - үзе сер. Чөнки безнең бөтен уебыз телгә күчеп бетте.

Телгә күчтеме - сер булудан туктыйсың. Ә ул бүгенге көнгә кадәр сер булып кала белә. Cүзем Әлмәт татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире, директорның үсеш буенча урынбасары Ләйләгөл Минаева турында.

Гадәттә, сәнгать тирәсендә, бигрәк тә театр тормышы белән кайнаган ке-шеләрне бераз «күктәрәк, очыбрак йөри торган» итеп кабул итәләр. Андыйлар тышкы яктан ук күренә торган була. Ә була шундый кешеләр, тышкы яктан гына карап эчке дөньясын тоемлау шактый авыр. Беренче карашка, аларны сәнгать белән бәйләп карау гайре табигый тоела. Ләйләгөл ханымны да шулай кабул итүчеләр бер мин генә түгелдер. Төгәллеге, төпле фикерле, аз, әмма туры сүзле булуы, саллылыгы «менә мин» дип күренеп тора.

Бүген театрга нәкъ менә шундый кеше кирәк. Чөнки театрның хәзерге заман «эчке кухнясы» ул инде башка. Әлмәт театрыныкы бигрәк тә. Берәүгә дә сер түгел, бүген театр Рәсәй, чит ил театрлары кимәлендә иҗат итә. Төрле проектлар эшли, грантлар ота - үзен дөньяга таныта. Монда Ләйләгөл ханымның сәләте, тырышлыгы аз түгел. Әлбәттә, мондый төр «кәгазь» эше бик вак, четерекле һәм бик зур төгәллек, белем таләп итә. Чөнки син һәр язган сүзең, куйган нокта-өтерең өчен җаваплы. Әйтергә теләгән фикерең, язган һәр җөмләң үзеңне генә түгел, ә югарыдагыларны да ышандырырлык булырга тиеш. Ул шулай эшли.

Әдәби бүлек мөдире буларак әсәр сайлау, спектакльләр турында мәгълүмати белешмә әзерләү, матбугат конференцияләре оештыру, театр эшчәнлеге һәм артистлар турында төрле чыганакларга мәкаләләр әзерләү һ.б. Гомумән, шактый күп һәм төрле юнәлештәге эшләрне бер юлга салып алып бара Ләйләгөл ханым. Моның өчен үҗәтлек, тырышлык һәм тирән белем кирәк. Үзеңне һәр көнне камилләштерә бармасаң, һич югы бер адым алдан атламасаң, син соңга каласың. Ә ул бер түгел, ә бишне атларга тырыша. Аз сөйләшә, күп эшли. Бер әйтсә - берәгәйле әйтә. Кирәксә-кирәкмәсә теш агартып, авыз ерып йөрми.

Казан университетының журналистика факультетын тәмамлап, башкалада «Татарстан» журналында, радиода эшләп, ныклы мәктәп, тәҗрибә туплап 2002 елда килә ул Әлмәткә. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең яңалыклар һәм сәясәт бүлегендә үзхәбәрче була. Өч ел «Әлмәт таңнары» газетасында эшли. Каләме үткен, фикере ачык, дәлиле ныклы булган язмалары белән газета укучыларны сөендерә.

Театр дөньясына 2015 елда килә Ләйләгөл ханым. Ләкин җанының башкалар күзе төшми торган төпкелендә «театр җене» күптән утырган булса кирәк. Чөнки коллективка ул бик тиз кереп китә. Үзләренеке итеп кабул итәләр аны. Тирән белем, башкаларга карата хөрмәт, гадел бәя, туры сүз үз эшен эшли. Ул тиз арада хөрмәт казана. Аңа тыңлый белү сәләте хас. Төгәллек ягыннан немецлардан уздырмаса да, алардан калыша торган түгел. Үзен бер учка җыеп тота белә, башкаларга авырлык китермәс өчен авырлыкны үз җилкәсенә күтәрә торган ханым. Кулы сынса - җиң эчендә, баш ярылса - бүрек эчендә. «Юбкалы генерал» образы тудымы бераз? Булгандыр.

Ә күңел, җан... андагы эмоция, андагы хисләр дәрьясы... Барысы да аныкы, бары тик аныкы гына. Нигә аны читләргә күрсәтергә дә, җилгә сибәргә?! Ул җанга керсез самимилек, тулган ай яктысы, кояш җылысы, диңгез шавы, таң җилләренең сафлыгы кереп сыенган. Шулар аңа ләззәт, яшәү көче бирә. Җәй, кояш, җылы кирәк аңа. Игътибар иткәнегез бармы, караңгыда нидер күрү өчен күзләреңнең яхшы күрүе генә җитми, син шул серле караңгылыкка беркадәр ияләшергә, аны тоярга, үзеңә сеңдерергә тиеш. Шул вакытта гына башкалар күрмәгәнне күрә, сизә башлыйсың.
 

Гарәп телендә «ләйлә» - «төн». Ягъни Ләйләгөл - төн гөле. Төн гөле ничек инде гади генә булсын. Әйттем бит, үзе дә, исеме дә серле аның. Күңел күзегезне ачып карасагыз, күрми, сизми калмассыз.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса