Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бала күңеле кышын бәйрәм көтә

Яңа елны каршылап

Кышкы каникуллар - укучыларның иң яратып, иң көтеп алган яллары, чөнки каникулда бик күп Яңа ел тамашалары, кызыклы чаралар һәм маҗаралар оештырыла.

Балалар кышын рәхәтләнеп чанада, чаңгыда да шуа әле. Шулай, сабый чакта һәркем кышкы чорда бәйрәм көтә.

Әлмәт җирлегендә бәй-рәм һәм күңел ачу чаралары декабрь азагыннан алып киләсе елның гыйнвар ае дәвамында узачагы мәгълүм булды. Мисал өчен, әлмәтлеләрнең иң яраткан урыннарыннан берсе булган «Саулык» паркында урнашкан «Сфера» интеллектуаль-күңел ачу үзәге балалар өчен бик кызыклы Яңа ел программасы тәкъдим итә. 3 гыйнвардан алып 9 ына кадәр монда «Кышкы уен-көлке», «Ёлка фест» интер-актив программалары, кызыклы мастер-класслар узачак, фильмнар карарга да мөмкин булачак. Белем бирү учреждениеләре катнашында «Сандыкның биш ачкычы» исемле шоу-программа әзерләнгән. Әлеге чаралар 2 гыйнвардан алып 6 сына кадәр узачак. Мәдәният идарәсе 25 декабрьдән алып 6 гыйнварга кадәр нәни әлмәтлеләр өчен «Яңа ел каникуллары» дигән махсус программа тәкъдим итә. Әлеге программа кысаларында узачак квестлар, очрашулар, уеннар, әдәби дилижанслар барысы да шәһәр китапханәләре каршында оештырылачак.

 

Төп бәйрәмнәрнең берсе - Үзәк чыршыны ачу исә 25 декабрь көненә планлаштырылган. Анда балаларны һәм аларның әти-әниләрен төрле сюрпризлар, Казан циркы артистлары чыгышлары көтә. Бәйрәмдә башка иҗади проектлар да тәкъдим ителәчәк.
 

Шушы ук көнне шәһәрнең спорткомплексларында, кортларында, паркларда төрле эчтәлектәге спорт чаралары старт ала. «Мирас» спорткомплексында исә акватлон дисциплинасы буенча триатлон ярышлары оештырылачак, бадминтон, шахмат, футбол, хоккей уеннары да үтәчәк. Спорт чаралары 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.

«Нур» психологик ярдәм күрсәтү үзәге дә үзенең эчтәлекле һәм файдалы чаралары белән әлмәтлеләрне куандырырга әзер булуын белдерде. Биредә чаралар 26 декабрьдән үк башланып китәчәк. Яшүсмерләр клуб-ларында да төрле мастер-класслар, спорт чаралары, квестлар, караоке-баттллар үткәрү күздә тотыла икән. Гомумән, балалар өчен быел Яңа ел чаралары чамадан артыгы белән әзерләнгән. Газетабызны укып, социаль челтәрдәге аккаунтыбызны күзәтеп, барлык бәйрәм афишаларын күреп барырга гына кирәк. Укучыларның кышкы каникуллары күңелле узар һәм бары тик онытылмас мизгелләрдән генә торыр дип ышанып каласы килә.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса