«Проект аша үземне танытырга теләдем»
«Ике тиенлек» мәхәббәт, ковид белән Борынгы Римдагы җәзалар арасындагы охшашлыклар һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләде хәзерге заман язучыларының берсе.
«Нефтьче» Мәдәният сарае сәхнәсендә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән «ПринцЫпсыз укулар» узды.
Бу - язучы Александр Цыпкин һәм продюсер Анастасия Приц уйлап чыгарган күп серияле әдәби-театраль проект. Аның кысаларында авторлар үзләре, актерлар һәм киң танылган шәхесләр хәзерге заман прозасын укый.
Әлмәттә Александр Цыпкин үз әсәрләрен Россия актеры Гоша Куценко белән берлектә укырга тиеш иде. Тик артист тамашада катнаша алмады - һава торышы бозылу аркасында аның рейсын тоткарлаганнар булып чыкты. «Барысын да берүзем тартачакмын», - дип шәрехләде язучы һәм Әлмәттән алган тәэсирләре белән уртак-лашты. Эш шунда, безнең шәһәр аның Россиянең провинциаль торак пунктлары турындагы тапшырулар сериясенә кергән. Нефтьчеләр каласы Цыпкинны гаҗәпләндергән: «Альметрика» музее балада зур кызыксыну уяткан, ә күккә ашкан йортлар Дубай белән ассоциация тудырган. Балалар үсеше өчен күп нәрсә эшләнүе дә сокландырган.
Беренче хикәясе автор-ның күптән онытылган, ләкин көтмәгәндә архивтан килеп чыккан тәүге әсәрләреннән берсе булды. «Ул вакытта мин әллә ни уңышка исәп тотмыйча, социаль челтәрләр өчен генә яздым. Бәлки яхшырак та язганмындыр, чөнки башкаларның фикеренә бик колак салмый идем», - дип фикерләре белән уртаклашты Александр. «Ике тиен өчен мәхәббәт» хикәясе сюжет сызыгы һәм эмоциональ буяулары белән, мөгаен, тамашачыларны совет заманына кайтаргандыр. Зур булмаган әсәрдә автор берьюлы берничә мөһим теманы колачлый алган: төрле халыклар һәм мәдәниятләр вәкилләре арасындагы дуслык, аларның аермасы һәм охшашлыклары, тормыштагы очраклы хәлнең роле, кинәт кабынган мәхәббәт... Юмор һәм яктылык белән тулы бу әсәр тыңлаучыларның йөрәкләренә барып җитә алды. Кыска гына вакыт эчендә тамашачылар рәхәтләнеп көләргә дә, персонажларны кызганып кайгырырга да өлгерделәр.
«ПринципсЫзлар» сериясеннән булган комедия әсәре дә шулай ук мавыктыргыч булып чыкты. Аның нигезендә телевизион сәнгать проекты да төшерелгән. Автор экранлаштыру белән әдәби версия арасындагы зур аерманы билгеләп үтте.
Александр Цыпкин Әлмәт сәхнәсендә беренче тапкыр укыган яңа әсәрен дә тәкъдим итте. Бу алдагы хикәяләрдән бөтенләй башка төрле кәеф тудырды. Әлеге фантастик мини пьеса язучының ковид госпитале пациенты булган чагындагы шәхси тәэсирләренә нигезләнеп, пандемия чорында дөньяда барган хәлләр турында язылган. «Децимация на Стиксе» дип аталган әлеге әсәр күптән түгел булып узган вакыйгаларның фаҗигаи метафорасы аша халыкта тирән хисләр уятты һәм концерт барышында иң көчле булган алкышларны яулый алды.
Язучы үзенең чыгышын якты өмет-ыша-ныч уята торган, Яңа ел могҗизалары турындагы хикәясе белән тәмамлады.
Тамашадан соң язучы үзирония һәм юмор хисе белән журналистларның сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, әлеге проектны булдыруга үзен күрсәтергә, танытырга теләве этәргәнен сөйләде:
- Тагын нәрсә этәрергә мөмкин соң? Әлбәттә, синең шәхсән сәхнәгә чыгарга, алкышлар яуларга теләвең, ә аннары фотога төшү һәм китапларга кул куюыңны үтенүләре. Беләсезме, болар барысы да кешене дәртләндерә, канатландыра. Ә бу хис дөньяны һәм әйләнә- тирәдәге кешеләрне коткару теләгеннән күпкә көчлерәк.
Александр Цыпкин шулай ук әдәби-театраль проектларның укырга бик яратмаучы кешеләрдә дә китап сатып алу теләге уятуы һәм шуның белән хәзерге заман язучыларын популярлаштыру мөмкин булуы турындагы фикерен дә өстәде.
Моннан тыш, ул кыскача гына әдәби эшчәнлеге ничек башланганын сөйләде. Тәүге язмаларын социаль челтәрләрдә урнаштырган. Александр Цыпкин яшь язучыларга тәнкыйтьтән курыкмаска, язарга да язарга киңәш итте. «Хәзер алар өчен уникаль вакыт. Элек бөтен кешегә дә ошарга мөмкин түгел иде. Хәзер исә бөтен кешегә дә ошамаска мөмкин түгел», - диде ул.
Арина Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа