Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дөм караңгы яктылыгында, яки...

Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә беренче тапкыр Лев Толстой.

Ел тәмамланырга санаулы көннәр калганда Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачыларны тагын бер гадәти булмаган премьера белән сөендерде. Рус классигы Лев Толстойның “Власть тьмы” әсәре үз асылын югалтмыйча заманча яңгырады. Әйе, бу уйлый, аңлый белә торган тамашачы өчен. Текстның сәхнә вариантын Екатерина Августеняк һәм Лиза Бондарь әзерләгән, спектакльның режиссеры Лиза Бондарь. Икесе дә Питер һәм Мәскәү сәнгатькәрләре.


Толстойны Татарстан, татар дөньясы белән бәйләүче җепләр шактый. Моны инде күпләр белә. Ә белмәгәннәр спектакльгә килгәч белер. Чөнки, бу хакта фойеда шактый гына мәгълүмат куелган. Тик шунысы бар, Толстой күтәргән проблеманың заманы да, милләте дә юк. Чичән шагыйрәбез Клара Булатовачарак әйтсәк, гөнаһ эшләр өчен тәһарәт тә, намаз да кирәкми. 


Лев Толстой “Власть тьмы” пьесасын җинаятькә баткан бер гаилә эчендә булган чын хәлләргә нигезләнеп яза.


Сәхнә дөм караңгы. Син дә әллә ни ерак китмәгән, шул караңгылыкта утырасын. Шул караңгылык эченнән гаилә башлыгы Петр (ТР халык артисты Рафик Таһиров) күренә. Ул авыру, инвалид арбасында гына хәрәкәт итә. Бик бай булса да авыру хуҗаның кулыннан тормыш дилбегәсе инде ычкынып бара. Сүзенә колак салучылар юк дәрәҗәсендә. Яшь хатыны Анисья (арт.Л.Заһидуллина) да, хезмәтчесе Никита (арт.Д.Хөснетдинов) да, хәтта, беренче хатыныннан туган олы кызы Акулинаның да (арт.Ләйсән Заһидуллина) исе китми. Бөтенесенең теләге – җиңел генә баю һәм рәхәт тормыш. Шул теләк берсеннән-берсе авыр җинаятьләргә этәрә. Анисья байлыкка хуҗа булырга теләп һәм хезмәтче егет Никитага кызыгып ирен агулап үтерә. Тик байлык аңа эләкми, Никита хуҗа була. Байлыкка кызыгып, ятимә кыз Маринканы (арт.С.Мифтахова) алдап ташлаган Никитага хәзер Анисья кирәкми. Янәшәсендә муенына сарылырга торган Акулина бар. Әйе, гөнаһка бер бармагыңны тыксаң, башыннан чумасың. Никита да дөм исерек дөньяда, дөм караңгылыкка батканнан бата бара. Атасы Аким картның (арт. А.Шаһимәрдәнов) сүзе сүз түгел. Атасын тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган дип халык белми әйтмәгән. Аңарда күптән намус та оят та юк. Бай Никитага хәзер Митрич (арт. Р. Мөхәммәтҗанов) хезмәт итә. Оятсызлык азганнан аза, гөнаһ базы тирәнәя. Бөтен явызлыкны үз күзләре белән күреп торган Анютка (арт.И.Нәбиуллина) гына чарасызлыктан чабулап йөри. Спектакль Акулинаның Никитадан бала табуы, нарасыйны “ата” кешенең өстенә утырып такта белән сытып үтерүе, әнисе Матрена (арт.Э.Сәйфетдинова) ярдәме белән базга күмүе һәм Акулинаны кияүгә биреп, аңардан котылу белән тәмамлана. Никита тәүбә итә, тик дөм караңгылык таралмый, баз авызы тагын үз корбаннарын көтеп ачык кала.


Сәхнә дөм караңгы, һәм бары тик берничә карт агач төбе һәм яшь килеш корыган агач кәүсәләре. Башка берни дә юк. Рупордан татар һәм рус телләрендә караңгылыкның ничек кешеләрне үзенә суыруы турында заманча стильдә җыр яңгыйрый. Яктылык бары тик персонажларның хәрәкәтен, эш-гамәлләрен күрсәтү өчен генә хезмәт итә. Режиссер кулланган шартлылык та тамашачыда, “монысы нәрсә икән инде?” дигән аңлашылмаучылык тудырмый.


Инде килеп актерлар турында. Әлбәттә, театрда үз йөзен, исемен булдырган шактый гына хатын-кыз артистлар булса да, режиссерлар мондый төр спектакльләрдә күбрәк яшьләрне күрәләр. Сүз дә юк, яшьләр начар уйныйлар дип әйтә алмыйм. Ләкин тамашачы буларак, театрның егәре булган урта буыннарны да күрергә теләр идек. Спектакльда катнашучы тугыз артистның берсе – Рафик Таһиров кына башка катнашучылар туганчы ук сәхнәдә яши башлаган, исем-дәрәҗәле актер. Аның тудырган һәр образы мөмкинлекләренең чиксез булуын, иҗат диапозонының киңлеген ассызыклый. Кулларында программа булмаган тамашачыга Петрның Рафик Таһиров икәнен тану кыен булыр иде. Артист Петрның чарасызлыгын оста ачып бирде. Тавыш та, мимика да килешле. Р.Таһиров һәрвакыттагыча үз югарылыгында.


Артистка Лилия Заһидуллинаның Анисьясы минем өчен чын “бомба” булды. Бик катлаулы образ булуга карамастан, Л.Заһидуллина көчсез, мескен, башсыз, чарасызлыктан явызланган бәхетсез хатын булып яши белде. Ул үзенә карата бер нәфрәт тә тудырмады, ә бары тик кызгану хисләре иде. Үз-үзен тотышы, хәрәкәтләре бары да табигый. Ул күңеленең кайсыдыр бер җирендә кешелек сыйфатлары сакланып калганын да күрсәтә алды. Бу иренә “порошок” бирү мизгелендә һәм Никита хатыны булып бәйләү бәйләп утыру моменты. Тик ул сыйфат җанның әллә кай төпкелендә. Дөм караңгыда башкалар гына түгел, үзе дә таба алмый. Аның ках-каһәле көлүгә охшаш авазлар чыгаруы да чарасызлык билгесе булып кабул ителә. Яңа туган сабыйны ата кешедән үтерткәндә дә ул балага һәм анага явызлыгыннан түгел, ә Никитага булган нәфрәтеннән эшләгәнен табигый рәвештә күрсәтә алды. Әйтергә кирәк, артистканың киң диапозоны, табигый сәләте ярылып ята.


Никита роле белән Динар Хөснетдинов үз иҗат багажына тагын бер саллы образ өстәде. Нинди начар образ булуына карамастан, Д.Хөснетдинов аның кешелек сыйфатларын таба белгән. Кеше бит дөньяга, явыз, имансыз булып тумый. Аның уенында вакыт-вакыт шул фитри иман чаткылары күренеп китә. Никитадагы мыскыллы сөйләшү, хатын-кызга түбәнсетеп карау, баланы үтерү һәм күмү күренешләрендә искиткеч табигый иде. Ә менә, әллә татар сәхнәсенә беркадәр ят күренеш булганга, әллә тамашачы бик якын утырганга “уйнаш уеннарында” артистның беркадәр уңайсызлык кичерүе сизелде. Ләкин бу артист талантын киметмәде. Ә Никита – Динарның тәүбәсен күкләр дә, җирләр дә, Аллаһ та, бәндә дә кабул итмәде. Никадәр генә кызганыч булса да, гөнаһы алай гына бетәрлек түгел. Тик, башкалардан аермалы буларак, бер ул тәүбә итәргә үзендә көч тапты. Тамашачы да кабул иткәндер. Чөнки ул бик ихлас итеп ялварды.


Шәхсән үземдә иң зур нәфрәт тудырганы – Акулина-Ләйсән булды. Л.Толстой аны акылга таманрак кыз дип биргән. Ләйсән Заһидуллинаның Акулинасы чып-чын мәгънәсендә шундый килеп чыкты. Аңарга карата бер кызгану хисе дә юк. Тагын шуны да әйтеп китим, “уйнаш уенында” да актриса спектакль башланган дулкыннан читкә чыкмады. Ахырга кадәр үзенең “дөм оятсыз” халләтен саклый алды.


Алмаз Шаһимәрдәновның Акимы никадәрле генә караңгыдан чыгарга тырышмасын, хатыныннан уза алмый. Аның башында да хатыныннан калган баш киеме. Ул көчсез, шулай да ул үзфикерле, авыр булса да үзенең хаклыгына ышана. Йомшак күңеле артист тудырган образның сөйләмендә үк чагыла. Яшь артист карт кеше образын ышандырырлык, соклану хисләре уятырлык итеп башкарды.
Спектакльда Митрич кечкенә эпизодик роль булуга карамастан Раушан Мөхәммәтҗанов истә кала торган образ тудыра алган. Сәхнәдә бик аз күренә, сүзләре дә артык күп түгел. Ләкин ул йөзе белән уйный. Сөйләмендә рэп алымнары чагылып китә. Йөреше, хәрәкәте белән дөм караңгыда да күрә торган икәнен, сизгерлеген югалтмаганын күрсәтә алды. Ул спектакльдагы өч аек акыллы кешенең берсе. Ыштанын сатып эчәр дәрәҗәгә җитеп эштән чыкканнан соң, тәүбәгә килә алган мәхлүк җан буларак истә кала. Аллаһ аның тәүбәсен кабул иткәненә тамашачыны ышандыра алды. 


Режиссер тавыш, хәрәкәтләр ярдәмендә образларны отышлы ачкан. Анюта-Илүзә Нәбиуллинаның дөм караңгыда таеп егылырдай булып һәрвакыт чабулап йөрүе, кылдай нечкә, менә менә өзелергә торган тавы. Режиссерныңмы, артистның үзенең табышымы, ничек кенә булса да уңышлы алым. 
Сәхнәдә ике генә эпизодта күренеп киткән Маринка – Сиринә Мифтахова беренче чыгышта көчле, ярсып, мәхәббәте хакына горурлыгын бөтенләй югалткан шашкын хисләр белән килеп керде караңгылык дөньясына. Ул Никитага булган нәфрәтен күрсәтә алды. Ә Акулина туена ирен эзләп килгән вакытта, әллә рупордан урыс сөйләме артык күп булганга, әллә артык көчле яңгыраганга, С.Мифтахованың тавышы югалды. Әлбәттә бу әле беренче көн. Алга таба горурлык хисләрен калкурак күрсәтсә, әлеге образ артистканың иң матур эпизодик рольләренең берсе булачак.


Һәм менә, дөм караңгылыкның, гөнаһ базының, дөм явызлык, дөм исереклекнең, вәхшилекнең анасы – Матрена. Өстенә элгән туны да, сырты саргаеп беткән карт кырыйсаны хәтерләтә. Байлык, акча хакына әллә нинди вәхшилеккә дә барырга әзер торуын һәм бар нәрсәдән дә коры чыгасына ышануы йөзенә чыккан. Ярым бөкрәеп атлавы, йөз кыяфәте, әшәке теле – гомумән аналык хисенең әсәре дә юк. Күпме генә күрергә тырышып утырсам да, гамәлендә түгел, азга гына булса да, тавышында да андый хис сизелмәде. 


Спектакль тәмам. Тик сәхнәдән караңгылык таралмады. Дөньяга килгән бер гөнаһсыз сабыйны йоткан баз авызы да ачык калды. Ни кызганыч, Толстой бүген дә актуаль. Сүз дә юк, әле шомартасы яклар да юк түгел. Кайдадыр җитеп бетмәгән, кайдадыр артып киткән урыннар да бар. Тик кай яктан гына карасаң да, уйландыра, уй яндыра торган сәнгать әсәре туган. “Дөм” карадан якты тәрәзә уя алганнар.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Фото: Әлмәт театры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса