Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тарих һәм мәдәният - аерылгысыз юлдашлар

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм «Татнефть» Хәйрия фонды «Әлмәт энциклопедиясе: Әлмәт төбәгенең борынгы чорлардан алып XXI гасыр башына кадәр тарихы һәм мәдәнияте» дигән яңа китапны тәкъдим итә.

Әлеге китап шәһәр һәм районның үткәне һәм бүгенгесе турында белешмә-энциклопедик басма булып тора. Анда районның һәм шәһәрнең тарихы, заманча үсеше, предприятиеләре һәм учреждениеләре турында белешмәләр, шәһәр һәм районның төрле тармаклары барлыкка килүенә өлеш керткән кешеләр турында биографик мәгълүматлар туп-ланган. Китап 3 бүлектән тора: торак пунктлар, терминнар (төшенчәләр) һәм шәхесләр. Бүген басма китап белән интернет янәшә һәм бер-берсен тулыландырып яшиләр. Берәүләр китапны кулына алып, аның буяу исләрен тоеп, һәр юлын күңел күзе аша үткәреп укуны кулай күрсә, икенчеләре компьютер аша, яки аны телефонына күчереп укуны уңайлы саный.

Энциклопедияне «Татнефть» Хәйрия фондының рәсми сайтындагы «Фонд китапханәсе» бүлегенә кереп укырга һәм түбәндәге куар-код ярдәмендә күчереп алырга да мөмкин.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса