Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт балалары «Милли мультFest» республика балалар кинофестивалендә җиңү яулады

«Милли мультFest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен Казанның «Мир» кинотеатрында бүләкләделәр.

«Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә мәктәпләр, студияләр арасында III урынга лаек дип Минзәлә шәһәре Балалар иҗат йортының «Өченче планета сере» балалар мультипликациясе студиясенең «Бүре һәм тегүче» һәм Әлмәт шәһәре «А1002» анимация мәктәбенең «Фронттан хат» мультфильмнары табылды.

I урында – «Могҗизалы Яңа ел» мультфильмы авторына – Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучысы Камил Имамовка бүләген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

«Һәр эштә укытучыларның, ата-аналарның һәм балаларның бердәмлеге чагыла. Аларның милли тема белән кызыксынулары сөендерә, җанны горурлык хисе биләп ала. Катнашучыларга алга таба да уңышлар телим. Сезнең һәркайсыгызның иҗади галәмдә үз йолдызы кабыныр дип ышанам», - дип җиңүчеләрне тәбрикләде Марат Әхмәтов.

Миләүшә Айтуганова «Милли мультFest»ка килгән эшләрнең елдан-ел камилләшә баруын, темалар төрлелеген ассызыклады. Ул фестивальне гамәлгә куючы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә олы рәхмәтен белдерде.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса