Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт яшьләре тәҗрибә уртаклаша

15 ноябрьдә Әлмәт яшьләр үзәгендә яшьләр сәясәте вәкилләре очрашуы узды.

Әлмәт яшьләренең эш үзенчәлеген белергә Актаныш районының «Яшьлек» яшьләр үзәгеннән һәм Чирмешән яшьләр үзәгеннән коллегалары килгән иде.

Очрашуның төп максаты-Татарстан республикасында яшьләр үзәкләре тәҗрибәсен уртаклашу һәм үзара эшчәнлек алып бару.

«Без республикабызның төрле чараларында катнашабыз. Бу форумнар да, белем бирү программалары да. Без районнарда эшләүче коллегаларыбыз белән танышабыз. Бүген безнең Әлмәткә коллегалар килде. Шунысы куанычлы, без үзара тату. Без һәрвакыт аралашабыз, һәрвакыт киңәшләшәбез. Казанда очрашканда тәҗрибә уртаклашабыз. Без ТРда яшәүче бер гаилә кебек. Ә Татарстан республикасы – чыннан да барлык халыклар – мәдәният, яшьләр, сәнгать вәкилләре булган республика. Без командада кызыклы проектларны гамәлгә ашыра һәм халкыбыз өчен эшли алачакбыз. Проблемаларга яшьләрне җәлеп итеп, яшьләр сәясәтен үстерергә телибез», - дип билгеләп үтте яшьләр үзәге директоры Айдар Газизуллин.

Алга таба кунакларга яшьләр үзәге буйлап экскурсияләр уздырдылар һәм шәһәрдә яшьләренең ничек яшәве турында сөйләделәр. Шулай ук актив яшьләр үзләренең бизнес-проектларын һәм идеяләрен тәкъдим итте. 

Әлбәттә, кунакларга Әлмәтебезнең иҗади өлешен дә күрсәттеләр. Талантлы Арпина Манукян аларны үз вокалы белән таң калдырды, шуның белән иҗади яшьләрнең нефтеградта үз сәләтләрен перспективалы үстерүен исбатлады.

Аннары «Татарстан республикасында яшьләр үзәкләренең үзара хезмәттәшлеге»темасына түгәрәк өстәл узды. Биредә яшьләр проектлары, иҗади остаханәләр турында дискуссияләр барды һәм актив тәҗрибә уртаклаштылар.

«Хезмәттәшләр безне бик җылы каршы алдылар. Монда эш кайный. Студентлар, иҗади яшьләр, яшь эшмәкәрлләр -барысы да актив», - дип үз хис-кичерешләре белән уртаклашты «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Денис Мугтазиров.

Соңыннан кунаклар Әлмәттә яшүсмерләр клубларының ничек эшләвен үз күзләре белән күрделәр. һәм Альметрикада булдылар.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса