Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттән «Карлыгач» коллективы «Эра талантов» халыкара фестиваленең II дәрәҗә лауреаты булды

Фестивальгә мең ярымнан артык гариза бирелгән.

Әлмәттән «Карлыгач» балалар этномузикаль коллективы «вокаль-инструменталь ансамбль» номинациясендә «Эра талантов»халыкара фестиваленең II дәрәҗә лауреаты булды. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальгә Россиянең 23 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән мең ярымнан артык гариза бирелгән.

«Карлыгач» коллективы күргәзмә базасында оештырылган, «Татнефть» хәйрия фонды һәм 2 нче балалар музыка мәктәбенең уртак проекты булып тора.

Дәресләрдә балалар «академик булмаган төркем» төрки уен коралларында уйнау техникасын үзләштерәләр: думбра, курай һ.б., Идел буе халыкларының борынгы шигъри мирасын өйрәнәләр.

 

Фото: район башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса