Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ныклык үрнәге

Авторның беренче китабына дөньяга юлны «Рухият» сала.

«Иске Әлмәт» Мәдәният йортында Гөлнара Миранованың иҗат кичәсе үтте.

Игътибар итәсезме, соңгы араларда без күбрәк зарлана, сукрана башладык. Теге юк, бу җитми...Тирә-ягыбызга күзләрне зуррак ачып карасак, күп нәрсәгә сабыр итәргә һәм шөкер дияргә өйрәнер идек. Гөлнара Миранованың әдәби кичәсе шуны тагын бер кат раслады.

Г. Миранованың бөтен гомере инвалид коляскасына бәйләнгән. Аның һәр көне авырлыкларны җиңеп, яшәргә омтылып, кояшның яктысына, язгы бөреләргә, көзге матурлыкка, кышның сафлыгына сокланып уза. Шул күргән матурлыкны кешеләрдәге яхшылыкка үреп иҗат итә. Шатлык-куанычларын, борчу-ларын балалар өчен язган әкиятләренә сала.

Бүгенге көндә Гөлнара Миранованың 9 китабы басылып чыкты. Ул китаплар белән танышып чыккан кеше, әгәр дә язмышын белмәсә, Гөлнараны илләр гизеп сәяхәттә йөрүче, көн дә эшкә барып, эштән кайтучы кеше итеп кабул итәр иде. Чөнки ул язган әкиятләр җирдән, чынбарлыктан аерылмаганнар.

Авторның беренче китабына дөньяга юлны «Рухият» сала. Шуңа да нефтьчеләр исеменнән Гөлнара Миранованы туган көне һәм иҗат кичәсе белән котларга «Рухият» хәйрия программасының башкарма директоры Ф. Шәйхетдинова килгән иде. Шәһәрнең хатын-кызлар оешмасы исеменнән аппарат җитәкчесе Р. Әфләтунова, язучылар исеменнән Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Р. Шаһиев һәм Р. Төхфәтуллин, мәгариф идарәсеннән С. Җиһаншиналар Гөлнара Мирановага, һәрдаим кайгыртып яшәүче әти-әнисенә, якыннарына исәнлек, бәхет, уңышлар теләделәр.

Бәйрәм чарасы «Мириданс» халык биюләре ансамбле һәм аның иҗатын хөрмәт итеп килгән җырчыларның чыгышы белән үрелеп барды.

Адәм баласының көче һәм мөмкинлекләре чиксез. Ярата белергә генә кирәк. Шуңа өйрәнергә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса