Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры Азия илләренең халыкара театр фестивалендә Россияне тәкъдим итә

Фестиваль Казахстанда уза.

Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Үзәк Азия илләренең халыкара театр фестивалендә илебезне тәкъдим итә. Чара Казахстанда 1-7 ноябрьдә уза. Аны язучы-драматург Мөхтәр Ауэзовның 125 еллыгына багышлыйлар. Бу хакта «Татар-информ»  яза.

«Драма театрында Пакистан, Англия, Төркия, Һиндстан, Грузия, Кыргызстаннан килгән мөхтәрәм кунаклар арасында безнең ватандашыбыз. Театр тикшеренүчеләре, продюсерлары, режиссерлары, драматурглары белән бергә ул шоукейс тамашачысы», — дип аныклап уздылар драма театрында.

Фестиваль сигезенче ел уза. Ул Үзәк Азия һәм төрки телле дәүләтләрнең театр сәнгате өлкәсендәге эшлекле һәм дустанә багланышларын ныгытуга юнәлдерелгән.

Фестивальдә театр җитәкчеләренең очрашулары планлаштырылган, аларда иҗади идеяләр, төрки телләрдә сәнгатьне үстерү һәм популярлаштыру турында сүз барачак. Быел шулай ук сәнгать офыкларын киңәйтү һәм Үзәк Азия театрлары өчен бердәм мәйданчык булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде.

Фестиваль Казахстан, Татарстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербайҗан һәм Таҗикстан театрларын җыйды.

 

 

Фото: Әлмәт драма театрының мәгълүмат үзәге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса