Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр халыкара балалар һәм яшүсмерләр халык җырлары фестивалендә катнаша

«Карлыгач» коллективы «Эра талантов» халыкара балалар һәм яшүсмерләр халык җырлары фестиваленең финалына үтте.

Фестивальнең жюри әгъзалары арасында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 1500 дән артык гариза каралды.

Әлмәтнең 2 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр  Г.Тукай шигырьләренә "Әйт әле, күбәләк" номерын күрсәтеп, «вокаль-инструменталь ансамбль (халык уен кораллары)» номинациясендә иң яхшылар арасына эләгә алдылар.

Балаларга һәм аларның укытучыларына 2022 елның 11 ноябрендә Казанда узачак конкурс финалында уңышлар телибез!

 

 

 

Фото: Әлмәт мәдәният идарәсе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса