Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Татарстан республикасы көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм «Алнас» стадионында башланды, анда Республика көне кысаларында Әлмәтнең сәяси партияләре арасында мини-футбол буенча турнир узды.

Әлмәтлеләр Татарстан республикасы көнен билгеләп үттеләр.

Мондый ярышлар 2015 елдан бирле үткәрелә, ләкин сәяси партияләр арасында беренче тапкыр үткәрелә. Барлыгы дүрт фракция командасы катнашырга теләк белдерде: Бердәм Россия, КПРФ, Үсеш партиясе һәм Гадел Россия. Шулай ук стадионда партия вәкилләре аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрдәге балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр тапшырдылар.

Татарстан республикасы көнен бәйрәм итү хөрмәтенә «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт-массакүләм чара узды, анда катнашучыларга 30 чакрымга йөзү планлаштырылган иде.

Яшьләр үзәге мәйданчыгында халык өчен күңел ачулар  узды. Иртәнге сәгать 10нан кичкә кадәр шәһәр халкы һәм кунаклары өчен күргәзмәләр, интерактив нокталар һәм мастер-класслар оештырылды. Шәһәр һәм районның иҗат коллективлары үзләренең музыкаль номерлары белән сөендерде.

ТР Президенты Указы белән балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Миләүшә Әхмәдуллина һәм Гүзәл Риф кызы «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнделәр.

Намуслы хезмәте һәм гражданнар оборонасы системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен министрлар кабинетының рәхмәте Татьяна Беляевага игълан ителде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен министрлар кабинеты рәхмәтен Расих Шәрәпов алды.

Ревал Мөхәммәтҗановка агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәте белдерелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга шәхси өлеш керткәне өчен Светлана Ступникованы ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм шәһәр халкының яшәү шартларын яхшыртуга зур өлеш керткәне өчен ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең рәхмәт хаты белән Вәсилә Кәлимуллина бүләкләнде.

Ольга Мадьяровага намуслы хезмәте һәм профсоюзның иҗтимагый эшчәнлегендә актив катнашуы өчен РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты рәхмәте белдерелде.

Шәһәрнең һәм районның мәдәни тормышында актив катнашканнары өчен Әлмәт муниципаль районы башлыгының рәхмәте Наталья Беляевага игълан ителде.

Иван Ерамосовны район Советы һәм Башкарма комитетының рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр.

Шулай ук бу бәйрәм көнендә «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә ел саен уздырыла торган «Арт-Сабантуй» күчмә күргәзмә-конкурсының вернисажы узды. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Сәламәтлек» паркында күңел ачу программасы һәм «Гөлчәчәк» курчак спектакле күрсәтелде, ә шәһәр паркында  «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең эстрада-тынлы оркестры чыгыш ясады.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса