Үлемсез әдәби полк
Гомер-гомергә әдәбият илдә барган вакыйгаларның алгы сызыгында торган. Бөек Ватан сугышы чорында бигрәк тә.
Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм Россия Президенты каршындагы мәдәни инициативалар фонды тарафыннан шәһәрнең 2 нче китапханәсендә «Үлемсез әдәби полк» проекты кысаларында китап укучылар белән очрашу булды.
Очрашуга Казаннан язучы, театр тәнкыйтьчесе Галина Зәйнуллина, «Реплика» әдәби-музыкаль театры җитәкчесе Владимир Нежданов, төбәк язучылары, китап сөючеләр килгән иде.
Әлеге проектның максаты - Татарстанның фронтовик-язучылары иҗатын пропагандалау, халыкка якынайту. Чөнки әлеге әсәрләр еллар узган саен үзләренең кыйммәтләрен югалтмый. Ә киресенчә, аларның ни дәрәҗәдә кадерле һәм кыйммәтле булуы ачыклана бара. Үзләре сугыш аша узган язучыларның әсәрләре тарихи чынбарлыкка, документларга нигезләнгән.
«Үлемсез әдәби полк» проекты грант хисабына тормышка ашырыла. Проект җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлегенең рус язучылары бүлеге әдәби консультанты Галина Зәйнуллина сүзләренчә, фронтовик-язучыларның китаплары шактый нык таушалган.
Аларны кабаттан нәшер итү дә әле бәхәсле. Ә грант хисабына әлеге әсәрләрне цифрлаштыру мөмкинлеге туган. Һәм инде шигъри әсәрләрнең күпчелеге цифрлаштырылган. Хәзер проза һәм публицистика юнәлешендә эш бара.
Кунаклар китап сөючеләр-не нигездә иҗатлары һәм тормышлары Әлмәт белән бәйле язучыларның иҗат-лары белән таныштырдылар. Шундыйлардан Владимир Мальцев иҗаты аеруча якын. Сугышлар кичеп кайткан язучы 1954 елдан Әлмәттә яшәп нефть тармагында эшли. Аннан соң Белгород шәһәренә күчә. Әсәрләрендә сугыш темасы тирән эчтәлекле оста тел, үткен каләм белән яктыртыла. Якташыбыз Хисам Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә» романын тәрҗемә итә.
Проектның максаты - фронтовик-язучыларның иҗатын мәңгеләштерү, за-мананың цифрлы технологиясен милләт файдасына эшләтү. Әйе, безгә бүгенге бай, тыныч тормышны яулап алып биргән батырлар онытылырга тиеш түгел.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа