Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә 19-21 августта Artweekends фестиваленең өченче раунды узачак

Аның темалары-фән һәм сәнгать.

 Чара үзе Sample галереясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәге тарафыннан оештырылган. Фестивальнең барлык чараларына да бушлай килергә мөмкин, ләкин мәҗбүри теркәлү буенча, дип хәбәр итә оештыручылар.

"Artweekends" быел беренче тапкыр үткәрелә. Барлык вакыйгалар да диярлек "Әлмәт" иҗтимагый үзәгендә үткәрелә, әмма, мәсәлән, икенче уикенд вакытында без шәһәр буйлап экскурсияләр уздырдык. Беренче уикендның темасы (15-17 июль) — заманча театр, икенчесе (29-31 июль) - шәһәрдә сәнгать иде. Барлыгы 600 дән артык кеше фестивальдә булды", - ди оештыручылар..

Әлмәттә яшәүчеләргә алдагы ял көннәрендә кешеләр һәм проектлар белән танышырга тәкъдим итәләр. Ике лекцияне психофизиолог Полина Кривых укый-кеше миенең серләре һәм мифлары, шулай ук аның сәнгатьне ничек кабул итүе турында булачак ул чыгыш. Шулай ук «Прометей» фәнни-тикшеренү институты медиа-арт пионерлары турында документаль фильм, продюсер Эльвира Галеевадан социаль театр турында лекция, «Инде» интернет-журналы командасыннан социаль челтәрләрдә эшләү буенча воркшоп күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, бу көннәрдә «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең беренче катында фән һәм сәнгать, психология, хәзерге заман, шулай ук иң матур балалар китаплары белән «Смена» китап кибете киоскы эшләячәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса