Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Буыннар чылбыры өзелмәсен

Эчтәлеге һәм архитектурасы ягыннан тиңдәше булмаган Габдрахман авылы музеен ачу вакыйгасы чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әверелде. Бу көнне габдрахманлылар күптән көтте.

Бәйрәм социаль объектлар буйлап сәяхәт итүдән башланып китте. Кунаклар спорт комплексында, урта мәктәптә, балалар бакчасында, Укытучылар паркында һәм Боз сараенда булдылар.

Туган авылларына күптән кайта алмаган кешеләр үз-гәрешләргә соклануларын яшерә алмадылар. Соңгы елларда Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре ярдәме белән Габдрахман авылында балалар һәм өлкәннәрнең гармонияле үсеше һәм спорт белән шөгыльләнүләре өчен барлык шартлар да тудырыла.

Габдрахман авылы халкын яңа социаль объект ачылу белән тәбрикләп, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов әлеге вакыйганың тарихи әһәмияткә ия булуын ассызыклады:

- Габдрахман бүген күп кенә авыл җирлекләре көн-ләшерлек үзәккә әйләнә бара. Бик дөрес, матур юл белән үсә авыл. Биредә бик күп әһәмиятле һәм заманча социаль объектлар барлыкка килә. Без бусагасында басып торган музей - ул халыкның җаны. Барыбыз да үз тарихыбыз белән горурланабыз. Кызганычка каршы, буыннар алмаша барган саен аларның казанышлары һәм батырлыклары турында истәлек-хатирәләр һәрвакытта да сакланмый. Әмма музей кысаларында моны саклап калу мөмкинлеге арта. Бу объектның барлыкка килүенә үз өлешләрен керткән барлык кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм.

Район башлыгы музейны төзүдә катнашкан «СМУ-8» ҖЧҖ хезмәткәрләрен район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да бу көнне истәлекле тарихи көн дип атады. Тантаналы шартларда авыл аксакаллары музей директоры Эльмира Исмәгыйлевага киләчәк буыннарга юллама белән капсула тапшырдылар. Яңа объект ачылу хөрмәтенә традицион рәвештә азан әйтелгәннән соң, кунаклар музей экспозицияләре белән таныша алдылар.

Яңа иҗтимагый-мәдәни үзәк тулы бер комплексны хасил итә. Аны төзү Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре акчасына 2017 елда башланып киткән булган. 7000 кв. метрга якын мәйданда ачык һавада тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника экспозициясе, ретро автомобильләр һәм авыл тормыш-көнкүрешен чагылдыручы макетлар урын алган. Төп объект исә - заманча агач сәнгатенең энҗе бөртеге булган музей үзе. Нигез итеп архитектор Айрат Хәмидуллинның проекты алынган. Музей төзелешен «Туган авыл» хәйрия фонды җитәкчесе Сирин Җәләев башлап җибәргән булган. Ул вакытсыз арабыздан киткәннән соң бу эшне энесе Равил Җәләев дәвам иткән.

 

Наилә Әл-Әйюби

 

 

Габдрахман матур авыл, Матур авыл, зур авыл...

Зур тарихлы Габдрахман авылында 6 августта тарихи вакыйга булды, зур тантана узды. Авыл үзәгендә туган якны өйрәнү музее ачылды һәм «Туган авылым Габдрахман» китабын тәкъдир иттеләр.

Татарстанда гына түгел, Россиядә дә сирәктер мондый төзек, яшәү өчен уңайлы авыллар.

Боларның барысының да башында торучылар һәм финанс ярдәме күрсәтүчеләр - шушы авылда туып-үскән Шәфәгать Фахразович Тә-хаветдинов, аның һәм Җәлә-евләрнең гаиләләре.

Чарага килгән күпсанлы кунаклар спорт комплексына, Боз сараена, урта мәктәпкә, балалар бакчасына экскурсия ясаганнан соң, яңа ачылган туган якны өйрәнү музеена юнәлделәр.

Габдрахманның гына түгел, татар тарихын, төбәк тарихын яктырткан туган якны өйрәнү музее 8 тематик залдан тора. Әйдәп баручы архитектор Айрат Хәмидуллин проекты буенча төзелгән музей комплексы татарның бөтен тормыш-көнкүрешен чагылдыра. Экспонатлар җыюда авылның инициатив төркеме актив ярдәм күрсәткән. Музейда биш төр коллекция тәкъдим ителгән. Бу - дала һәм урман-дала табигый зоналарының таксидермик фигуралары һәм кошлары коллекциясе.

Үткәнен отнытмаган ха-лыкның гына киләчәге бар. Габдрахманлылар моны тагын бер тапкыр расладылар.

Бәйрәм чарасы Мәдәният йортында «Туган авылым Габдрахман» китабын тәкъдир итү белән дәвам итте.

Музейда этнографик костюмнарның яңа модельләре, тарихи агач һәм балчык савыт-саба, ХІХ гасыр азагы-XX гасыр башындагы хезмәт кораллары коллекциясе тәкъдим ителә. Музейга килүчеләр Бөек Ватан сугышы чорындагы ату коралларының модельләре һәм макетлары коллекциясен дә карый алалар. Тагын бер кызыклы зал Шәфәгать Тәхаветдинов  «Татнефть» генераль директоры булып эшләгән вакыттагы эш кабинеты предметлары коллекциясен үз эченә ала.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса