«Татнефть» борынгы уен кораллары ясауны торгызачак
Сазсорнай, сыбызгы, топшуур, икили, кыл кылыах - бу сирәк очрый торган сүзләр төрки халыкларның борынгы уен коралларын аңлата.
Аларны «Татнефть» оештырган «Татарстан Республикасында төрки уен коралларын ясау проблемалары һәм перспективалары» түгәрәк өстәлендә катнашучылар күрә һәм ишетә алдылар.
Түгәрәк өстәл Әлмәттә үткәрелә торган «Җәй. Каракүз» этномәдәният фестивале кысаларында «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узды.
Бүген Татарстанның музыка белгечләре, этнографлары, осталары алдында Идел буе халыкларының борынгы уен коралларын ясау традициясен кабат торгызу максаты тора. Кызганычка каршы, бу өлкәдә буыннар бәйләнеше өзелгән, уен коралларын ясау серләре югалган...
Шуңа күрә «Татнефть»нең генераль директоры Наил Маганов тәкъдиме белән бу өлкәдәге проблемаларны уртага салып сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатында төрки халыклар осталары Әлмәткә чакырылды.
«Ике ел элек бу темага кагылгач, мондый байлыкка юлыгырбыз дип уйламаган идек. Аннан ничек файдаланырга дип фикер йөртә башлагач, бергә җыелу, берләшү һәм әлеге бай мәдәни мирасны халыкка кабат кайтару идеясе туды», - диде Наил Өлфәт улы сәламләү сүзендә.
«Татнефть» ярдәмендә милли уен коралларын торгызу мәркәзенә әверелә баручы Әлмәттә үткәрелгән түгәрәк өстәлдә Казахстан, Үзбәкстан, Калмык, Тау Алтае, Якут-Саха, Башкортстан, Татарстан белгечләре - осталар, укытучылар, музыкантлар катнашты.
Алар Әлмәткә алып килгән уен кораллары белән таныштырдылар, уйнап күр-сәттеләр.
Әйтик, казах остасы Азамат Бакия борынгы уен коралы сазсорнайда, сыбызгыда, аның хатыны Айҗан жетыгендә (гөслә, ятаган) уйнап күрсәттеләр. «Халык һәм халык көе аерылгысыз. Уен коралы - ул халыкның милли тәңгәллеген белдерү чарасы. Без монда милли, этник уен кораллары турында сөйләштек, очрашу файдалы булды», - диде Азамат.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук калмык милли коралы йочин, Тау Алтаеннан топшуур (саз), шоор (курай) һәм икили, якутларның чухурба (флейта), кыл кылыах, хомус (кубыз) кебек борынгы уен коралларын күрделәр һәм тыңладылар.
Һәр кунак Иҗтимагый үзәк музеена әлеге уен коралларын бүләк итеп калдырды. Иң күп бүләкләр казах һәм үзбәк дуслардан иде - алар 20 гә якын уен коралы тапшырдылар.
Киләчәктә Әлмәттә милли уен кораллары ясау остаханәсе, фабрикасы булдыру идеясе дә бар. «Бу катлаулы, күпбаскычлы бурыч, - ди «Татнефть» Хәйрия фонды проект җитәкчесе Павел Корчагин. - Түгәрәк өстәл бу эшнең чишмә башы булды».
Наилә Ганиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа