Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Алабугада Спас ярминкәсе-2022

2022 елның 5, 6, 7 август көннәрендә    Алабугада XV Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза.

Традиция буенча, чара Алабуга шәһәренең тыюлык өлешендә - Шишкин буалары районында, «Молодежный» стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнар биләмәләрендә узачак.

Ярминкәдә зәркән бизәнү әйберләре, милли өс киемнәре, бәйләм эшләнмәләр, агачтан чокып ясалган, тукылган әйберләр, керамика, гжель, тире-күн эшләнмәләре, корамалап тегелгән әйберләр һәм курчаклар, чеканка, гравировка, металлга бизәк төшерү, металлдан челтәрле эшләнмәләр, кабыктан, пыяла, лозадан эшләнмәләр һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Профессиональ артистлар һәм фольклор коллективларның чыгышлары бәйрәмнең төп бизәге булачак.

Ярминкә кысаларында «Алабуга шәһәренең осталар ишегалды» проекты, «Вдохновение» автор җыры фестивале һәм нәсел утарлары фестивале узачак, «Бал шәһәрчеге» эшләячәк, авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк.

2021 елгы Спас ярминкәсенә мең ярымга якын катнашучы һәм 170 меңгә якын тамашачы килгән иде.

 

Кыңгырау чыңы фестивале-2022

Бөтенроссия Спас яр-минкәсен үткәрү кысаларында 5, 6, 7 августта Алабугада XV Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале узачак. Ярминкә эшләгән шушы көннәрдә шәһәр халкы һәм кунаклар Россиянең төрле почмакларыннан килгән иң яхшы чаң кагу сәнгате осталары башкаруында Алабуга чаңнарының тылсымлы чыңын тыңлап ләззәтләнәчәк.

Фестиваль борынгы традицияләрне яңарта, Россиядә кыңгырау чыңы тарихының яңа сәхифәләрен ачу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә. Чарада чаң кагучылар, гыйбадәтханәләр хезмәткәрләре, төрле чаң кагу сәнгате мәктәпләрендә укучылар һәм аларны тәмамлаучылар катнаша. Илнең төрле почмакларыннан фольклор коллективлары, вокаль ансамбльләр, рухи-патриотик җырлар авторлары һәм башкаручылар, борынгы рус уен коралларында - тәгәрмәчле лира һәм гөсләдә уйнау осталары килә.

Фестивальдә катнашу-чыларның чыгышлары Спас соборы чаң кагу урынында, Шишкин буаларында һәм собор мәйданында урнаштырылган күчмә звонницаларда барачак. Бәйрәмнең кульминациясе Спас соборы каршындагы мәйданда узачак традицион чаң-кон-цертлар булачак.

2021 елда кыңгырау чыңы фестивале Россиянең 40 шәһәреннән һәм район җирлекләреннән       200 дән артык катнашучыны җыйган иде.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса