Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт туган якны өйрәнү музее фонды 159 предметка баеды

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда видеоконференция форматында фонд-сатып алу комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Эш нәтиҗәләре буенча комиссия Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләрдән бүләк ителгән 159 предметны музей фондлары составына кертү турында карар кабул итте.


"Алда предметларның физик сакланышын тәэмин итә торган шартларны өйрәнү, булдыру буенча зур эш көтә. Шәһәр һәм район халкы, оешмалары һәм учреждениеләре Әлмәт муниципаль районы музейлары фондларын тулыландыруда киләчәктә дә катнашыр дип өметләнәбез", - ди музей хезмәткәрләре.

 

 

Фото: Әлмәт туган якны өйрәнү музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса