Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Без кабаттан «Чатыр тауда җыен»да

Азнакайны бөтен татар дөньясына таныткан бик мәртәбәле фестивальгә «Мәдинәкәй»ләр белән килен бирнәсе күргәзмәсе алып бардык быел. Үз теләгебез һәм мөмкинлекләребез белән.

«Килен бирнәсе» белән таныштырасы килде. Алдагы көннәрдә үткәргән сораштыру нәтиҗәсе халыкның бездән ни көткәнен чамаларга мөмкинлек бирде.

Килен каршылау, туй ашлары да шактый тавыш җыйды. Гөлиябезнең самавырында чәй кайнатыр өчен таң суы алдык. Әйе, чып-чын, сүрәләр укып, таң әтәчләре кычкырганчы, «төнлә» изге чишмәбездән алынган су. Тәнгә сихәт өсти торганы. Чәй булгач, бавырсаксыз булмый бит инде. Анысын үзем кияүгә чыккандагы кебек 40 йомыркага пешердек, шулай итеп табакка өеп, өстенә кәнфит тезеп, әни койган как белән каплап балладык.

Хәзерге Сабантуйлардан үзгә буларак, тамаша карарга йөрми монда халык. Милләт язмышы, аның үткәне, гореф-гадәтләре кызыксындырганга килә-ләр. Өлкән яшьтәге-ләр белән беррәттән, яшьләр дә күп тукталды яныбызга. Бөтен-дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков фестиваль башланганчы ук күргәзмәләр белән танышып өлгерде. Булачак килен әзер-ләгән бирнә, аның үрнәкләре, кыз китү, килен төшерү йолалары турында фольклор төркемебез кызлары тәфсилләп  аңлаттылар. Махсус ясап алып барылган буклетларны да үзләре белән алып киттеләр кызыксынучылар. Фестиваль ахырында авылдашыбыз Эльмира Сафина әзерләп биреп җибәргән үләннәр салып, алып килгән шифалы судан чәйләр белән кунакларны сыйладык.

Әлбәттә, әйтергә теләгән сүзләр күңел-дә шактый. Һәм яхшысы гына да түгел. Мәдәният йортлары каршында эшләүче фольклор төркемнәрнең эше җыр-бию осталыгында гына түгел, ә гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, киң җә-мәгатьчелеккә җит-керә белүдә. Мәйдан буйлап таралып урнашкан азнакайлы хезмәттәшләргә сок-лануымның чиге юк.  Афәрин!

Безне үзләре янына сыйдырган Азнакай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Үзебезнең Әлмәт шәһәре туган якны өйрәнү музеена күргәзмәбезне тулыландырырга булышкан өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Шулай ук гозеремә каршы килмичә, матур да, истәлекле һәм мәшәкатьле дә сәфәргә барган Эльмира Саттарова, Гөлия Раджабова, Асия Зариповага, безнең белән бергә булган Гөлия ханым Җамалиевага зур рәхмәт.

Лилия Купаева
Бишмунча авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса