Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җәйге кәеф бүләк итәләр

Узган ял көннәрендә әлмәтлеләрне концертлар һәм күңел ачу программалары белән шатландырдылар. Нефтьчеләр каласында «Татнефть» компаниясеннән «Шәһәрдә мәдәни мохит» программасы старт алды.

Җирле һәм чакырылган артистларның чыгышлары җәй дәвамында төрле урыннарда җомга һәм шимбә көннәрендә 18.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Һәркем күңеленә хуш килгән тамашаны карый алачак.

Әлмәттәге иҗади проект кураторы Илнур Әһли-уллинның сөйләвенә караганда, быел җәй оештыручылар репертуарны сайлауда экспериментлар ясап карарга булганнар. Тамашачыларга Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Тольяттидан урам музыкантларының композицияләрен дә, шулай ук классик һәм совет чоры музыкасын да тәкъдим итәчәкләр. Кече яшьтәгеләр дә шәһәрнең берничә мәйданчыгында үзләре өчен әзерләнгән программаларны бәяли алачак.

Узган шимбә әлмәтлеләр өчен Россиянең мәдәни башкаласыннан килгән музыкант Саша Джемую-щийның чыгышы белән истә калды. Танылган артист нефтьчеләр шәһәрендә яшәүчеләргә һәм калабыз кунакларына «Каракүз» скверында үзе иҗат иткән җырларын тәкъдим итте. Тыңлаучыларның берсе Владислав Холомиец фикеренчә, туган шәһә-реңдә илнең башка почмак-ларыннан килгән шундый иҗат кешеләрен күрү бик күңелле. Мондый проектлар кешеләрдә уңай чагылыш таба, кәефләрен күтәрә һәм көндәлек тормышыбызга төрлелек кертә, ди Владислав.

Драма театры артында чыгыш ясаган артист Игнат Изотов та шулай ук Санкт-Петербургтан. Ул популяр хитларга кавер-версияләрне дә, ар-н-би стилендә үз компози-цияләрен дә башкарды. Тамаша белән хозурланырга килгән Сөмбел Хәсәнова «Мәдәни мохит» проектына чиксез соклануын яшермәде, чөнки бу - талантлы башкаручылар үз иҗатларын дөнья белән бүлешә ала торган мәйданчык. Биредә шәһәр халкы иҗади атмосферага чума, яңа җырлар тыңлый һәм рәхәтләнеп күңел ача ала.

Ул арада «Шарлавыклы буалар» скверында җирле музыка көллияте студентлары һәм укытучылары чыгыш ясады. Әлеге концерт алдагыларыннан стиле һәм күтәренке кәеф тудыруы белән сизелерлек аерылып торды. Биредә классик әсәрләр дә, ретро шлягерлар да башкарылды, һәм бу пенсионерларны һич кенә дә битараф калдыра алмады. Әйтик, Неля Хәкимова белән Константин Кузнецов барлык композицияләр астында бик теләп биеделәр һәм башкаларның да алар үрнәгенә иярмәвенә нык гаҗәпләнделәр.

- Миңа инде 93 яшь, әмма мин бу мизгелне кулдан ычкындырып, биеми кала алмыйм. Без Неля белән бию клубына даими йөрибез һәм анда өйрәнгәнне күрсәтергә тиешбез дип уйлыйм. Моннан тыш, бу бит әле кәефне дә күтәрә, - диде Константин Кузнецов.

Дусты Неля Хәкимова да аның сүзләрен куәтләде. Гаҗәеп яшьлек елларыбыз җырларын ишеткәндә тик тору һич мөмкин түгел, дип белдерде ул һәм башка тамашачыларны да кыенсынып-оялып тормаска чакырды.

Әлеге мәйданчыклардан тыш, шәһәрнең тагын дүрт ноктасында тамашачылар җыелды. «Яшьлек» скверында һәм «Саулык» паркында балалар өчен күңелле бәйгеләр белән тулы ани-мацияләр программалары узды. Түбән Мактама Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Әлмәтнең танылган җырчылары Зилә Саримова белән Раилә Маннанова тамашачыларга матурлык өләштеләр. Шулай ук нефть институты артындагы «Студентлар» скверында талантлы музыкантлар - скрипкачы Эльза Шаһиәхмәтова һәм баянчы Андрей Спиридоновның инструменталь концерты узды.

 

Алдагы ялларда исә «Шәһәрдә мәдәни мохит» яңа программа тәкъдим итәчәк. Бу юлы да чыгышлар тамашачыларның күңеленә хуш килер дип ышанабыз.

 

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса