Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә архивлар белән музейлар хезмәттәшлек итә

Әлмәт шәһәрендә «Архивлар һәм музейлар: хезмәттәшлек чикләре» дигән уртак проект дәвам итә.

Архив һәм музейлар кебек учреждениеләрнең хезмәттәшлеге аларның уртак эшчәнлегендә һәрвакыт уңай нәтиҗә бирәчәк. Бергә архив документы һәм музей предметы эмоциональ тәэсир калдыра һәм танып-белү әһәмиятенә ия була ала. Теләсә кайсы музей күргәзмәсе, тарихның чын документлары белән тулыландырылса, кызыклырак була.

Архив һәм туган якны өйрәнү музее чираттагы уртак эш – Әлмәт шагыйрьләре һәм язучылары, шәһәребез һәм районның легендар шәхесләре - Бөек Ватан сугышы ветераны, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Маликов Әдип Малик улы һәм аның хатыны - татар шагыйрәсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Сөләйманова Саҗидә Гаделша кызы тормышына һәм иҗатына багышланган архив документлары һәм музей экспонатлары күргәзмәсен тәкъдим итә. Архив документлары арасында аеруча кыйммәтле документлар категориясенә кертелгән әдәби әсәрләрнең кулъязмалары да бар.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса