Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Театр тәрбияли

«Театр яктылыкка, нурга илтә...» Тукаебызның бу сүзләрен Әлмәт театры үз девизы итеп алды һәм узган сезонда балалар өчен «Тылсым» студиясе ачып җибәргән иде.

Әлеге студияне булдыру хыялы -  театр артисты Илсур Хәертдиновныкы.

Үзе дә ике бала әтисе булган Илсур театрга мәхәббәтне кечкенәдән үк салырга кирәк дип саный. Шуңа күрә ул Әлмәт театры җитәкчелегенә шундый тәкъдим белән чыга һәм теләктәшлек таба. Нәтиҗәдә тулы көченә эшләп килүче студия барлыкка ки-лә.

- Студиянең максаты - балада кечкенәдән үк театр сәнгатенә мәхәббәт тәр-бияләү, - ди ул. - Араларында бөтенесе дә артист та булмас, ә менә театрны яраткан тамашачы һичшиксез булачак. Моннан тыш бит әле театр кую ул сәхнәдә үз-үзеңне тотарга, димәк, публика алдында чыгыш ясарга да өйрәтә. Бездә хореография, вокал дәресләре дә бар, димәк, бала күпкырлы булып үсә, тәрбияләнә, - ди Илсур.

 Студиягә килгән балалар-ның саны шулкадәр күп була ки, аларны өч төркемгә бүләләр. Бер төркеме татар телендә, икесе - рус телендә эшли. (Нәтиҗәдә ел дәвамында 35 бала йөри). Балалар Илсур абыйлары белән атнага ике тапкыр кичләрен очрашалар, ул аларны кече зал ролен үти торган студиядә кич артыннан кич тылсым тудырырга өйрәтә. 

- Студия ачылуын ишет-кәч тә кызым Наталияне бик теләп алып килдем. Без театр янәшәсендә яшибез, кул сузымында булган мондый дәрәҗәле мөмкинлектән файдаланмый калу дөрес булмас иде дип саныйм. Нәтиҗәдән бик канәгать калдым, улымның яше тулгач, аны да алып киләчәкмен. Өстәвенә, үзем театр сәнгатенә гашыйкмын, быел үзем дә калабызда узган театраль лабораториядә катнаштым. Студия балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә берләштерде, дуслаштырды, - ди Елена Леушина.

«Тылсым» студиясенең беренче чыгарылышы узды. Ике көн дәвамында яшь артистлар әти-әниләре һәм театр сөючеләр алдында имтихан тоттылар. Алар Корней Чуковский әсәре буенча куелган «Доктор Айболит» спектаклен һәм Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасын сәхнәләштерделәр. Һәр балага актерлык осталыгын һәм сәхнә сөйләмен үз-ләштергәнгә сертификатлар тапшырылган.

Сүз уңаеннан, Чуковский әсәренә инсценировканы Илсурның тормыш иптәше, шулай ук театр артисты Резеда Сафина-Хәертдинова эшләгән. 

Киләсе елга 18 бала бу юнәлештә үсүен дәвам итәчәк, алар өлкәннәр төркемендә булачаклар. Яңа уку елына «Тылсым» студиясенә 22 бала кабул итәргә җыеналар.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса