Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Хисләргә бай концерт

«Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең кино-концертлар залында Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең Максим Дыренков җитәкчелегендәге эстрада-джаз оркестры «Музыкаль калейдоскоп» дигән программа тәкъдим итте.

 Бу - «Татнефть»  Хәйрия фондының яңа «Tatneft Music Art» мәдәни проекты кысаларындагы тәүге концерт.

Билгеле булганча, «Татнефть»  компаниясе ярдәме белән хәзерге көндә студентлар һәм укытучылар яңа уен коралларында уйныйлар, яңадан-яңа концерт программалары төзеп, тыңлаучыларны сөендерә алалар.

Максим Дыренковны элегрәк күпләр аккордеончы буларак белә иде. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган егет 2015 елда оркестр оештыра. Аккордеончы буларак та, дирижер буларак та ул ел саен берсеннән-берсе эчтәлеклерәк концертлар әзерли. Коллектив инде төрле дәрәҗәдәге  бәйге-фестивальләрдә югары урыннар яуларга өлгерде.        

Калейдоскоп дигән уенчыкны балачакта барыбызга да кулга алырга туры килгәндер. Аны әйләндергән саен матуррак, купшырак бизәкләр пәйда була. «Музыкаль калейдоскоп» та нәкъ шулай булды. Юрий Саульский, Александр Зацепин, Александра Пахмутова, Евгений Мартынов кебек популяр совет композиторларының да, чит илнекеләрнеке дә, төрле фильмнар өчен язылган әсәрләр дә башкарылды концертта.

Максим Дыренков - сәнгати гаилә башлыгы, хатыны Арина вокал дәресләре алып бара. Ул үзе дә, шәкертләре дә оркестрга кушылып, популяр җырлар башкардылар.

Александра Пахмутова-ның Николай Добронравов сүзләренә язылган «Как молоды мы были» җыры узган елда вафат булган җырчы һәм композитор Александр Градскийның визит карточкасы иде. Аны төрле елларда Иосиф Кобзон, Эдита
Пьеха, Дмитрий Хворостовскийлар җырлады. Ә Әлмәттәге концертта аны Алексей Волков башкарды. Оештыручылар аны музыкаль көллият үсешенә саллы өлеш керткән сәнгать әһелләренә багышладылар. Җыр яңгыраган вакытта Виктор Цветков, Анна Балашова, Рәис Нәгыймов,
Ринат Шаһиев, Илдус Әбшәрипов портретлары күрсәтелде.

Максим Дыренков шәкерт-ләренең берсе - Даниэль Макаров концертта дирижер буларак та имтихан тотты. Ә Максим үзе баянчы Семен Леонтьев белән бергә чыгыш ясады.

Эстрада-джаз оркестрына алга таба да музыка сөючеләрне концертлары белән сөендерергә язсын.

Наилә Ганиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса