Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Мин бәхетле гаиләм белән - 2022» бәйгесенең финалы гөрләде

Барлыгы бәйгедә 53 татар гаиләсе катнашты.

Әлмәттә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Мин бәхетле гаиләм белән - 2022» бәйгесенең финалы гөрләде. Барлыгы бәйгедә 53 татар гаиләсе катнашты. Сайлап алу турын узган 10 гаилә финалда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Әлмәт мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар хатын кызлары “Ак калфак” оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе һәм иҗтимагый оешмалар катнашында бу бәйге күп еллар дәвамында үткәрелеп килә.

Чараның төп максаты - татар гаиләләрен, аларның милли традицияләрен, туган телебезне саклау һәм үстерү.

62 нче балалар бакчасы данын яклаучы Кавеевлар гаиләсе «Милли гореф гадәтләрен саклаучы» номинациясендә 3 урынга лаек булдылар. «Иң иҗади гаилә» номинациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән 45 нче балалар бакчасыннан Ширгазиннар гаиләсе бүләкләнде. «Музыкаль гаилә» номинациясендә 35 нче балалар бакчасыннан Габделкабировлар 1 нче урында. Гран-при иясе - Исламовлар гаиләсе (6 нчы балалар бакчасы). 

Әлмәт районы мәгариф идарәсе начальнигының милли мәсьәләләр буенча урынбасары, Әлмәт районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Сиринә Җиһаншина сүзләренчә, һәрбер гаилә милли традицияләребезне саклаучы һәм буыннарга тапшыручы икәнлегенә тагын бер кат инандык. «Әлмәт районында туган телебезне үстерергә, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләргә,шушы матур традицияләребез дәвамлы булсынга, без, барлык җәмәгать эшлекләре, милләтебезне сакларга кулга-кул тотынып эшлибез. Бу эшебез дәвамлы булыр дип ышанам», - дип ассызлыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса