Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

ЭЛЕККЕЧӘ ТҮГЕЛ БЕЗ ГЕНӘ

«Татмедиа»ның «Казан утлары» сериясеннән унберенче һәм уникенче китаплары дөнья күрде. Буяу исләре килеп торган китапны кулга тотып уку үзе җан рәхәте.

Заман, техника никадәр генә алга китмәсен, басма китап үз йөзен, дәрәҗәсен югалтмый. Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың «Соң түгел» исемле китабына шул исемдәге повесть һәм язучының «Туй» хикәясе кергән. Повесть тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликтка корылган. Әдипнең гаилә тормышы түбән тәгәри: ул авариягә очрый, зур матур йорты яна, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Ләкин өмет шәме сүнми. Повесть героен упкыннан коткарып калырлык көч булырмы? Моны китапны укыгач белергә мөмкин. «Туй»да исә һәркем үз хисләрен яңарту мөмкинлеген тапмый калмас.

 

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, газетабызның баш мөхәррире Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» повесте тормыш сынауларын Коръәннең бөек, илаһи көченә ышануы ярдәмендә җиңгән, иленнән читтә уңган татар хатыны булып яши алган Гайшә язмышы турында.

Кешене ышаныч дигән бөек көч яшәтә, шул аңа егәр бирә. Андый көч, ышаныч - иман. Бүген күпләребезгә шул җитми. Ә Гайшәдә бар, аңарда җитә. Әнисен, якыннарын, күз яшьләрен, Коръәнен югалта. Тик сабырлыгын югалтмый.

Әсәрдә үзебезнең якның табигате, кешеләре җылы буяулар, ихлас ярату белән тасвирланган.

Китапларны редакциядән алырга мөмкин.

Безнең адрес:
Әлмәт шәһәре.
Пушкин ур., 64 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 32-59-76.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса