Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Сабантуйның кайчан узачагы билгеле булды

Әлмәттә Сабан туе 11 июньдә узачак.

Хәзер бәйрәмгә актив әзерлек башлана.

Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов телеграм-каналда туры эфир вакытында хәбәр итте.

"Без традицион Сабантуй бәйрәмен, сабан бәйрәмен планлаштыра башладык. Хәзер актив әзерлек башлана", - дип ассызыклады район башлыгы.

Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, язгы кыр эшләре тәмамланырга күп вакыт калмый, хәзер район аграрийлары чәчү, тырмалау һәм тукландыру эшләре алып баралар. Һава шартларын исәпкә алып, район башлыгы эш темпларын һәм уңышны начар түгел дип атады.

Уҗымнарны тукландыру буенча район планнан 18% ка тизрәк бара, күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрү  буенча план саннарына җитте диярлек һәм күрсәткечләр 80% тан артып китә, шулай ук план буенча орлыкларны инкрустацияләү бара, ул планның 71,5% ын тәшкил итә.


Күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм уҗымнарны тырмалау буенча шактый эш күләме кала. Язгы бодай, арпа, солы, ашлык кукурузы, карабодай, борчак, вика чәчү тулы күләмдә бара. Шулай ук районда көнбагыш, рапс, горчица чәчү дә вакытында бара.

"Аграрийларга максималь нәтиҗәләр телибез, алар үз бурычларын намус белән үтәсеннәр иде", — дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, халык барлык төр продукция белән тәэмин ителсен өчен яхшы уңыш үстерергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса