Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә фронт бригадасы 13 урында ветераннарны котлады

Артистлар сугыш елларында популяр булган җыр, биюләрне башкардылар.

Ветераннарны үзенчәлекле итеп 2020 елда котлый башладылар. Фронт бригадасы артистлары ветеран яшәүче ишегалдында  концерт  оештыралар. 

Район башлыгы Тимур Нагуманов ветераннар Сәгыйтов Сәет Сәхип улын, Трофимова Анна Васильевнаны, Хаматдинова Мөзәянә Мәхмүт кызын һәм Яхина Фатыйма Яхиновнаны  котлады.

"ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, район Советы һәм барлык әлмәтлеләр исеменнән сезне  бәйрәм белән котлыйсым килә! Башкарган хезмәтегез,  тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә!",- диде үзенең котлау сүзендә Тимур Дмитриевич.

Сәет Сәхип улы 1926 елның 8 июлендә Сарман районы Иске Әлмәт авылында туа. Фронтка 1943 елда китә. II Украина фронтында сугыша. 1950 елда гына демобилизацияләнә, чөнки Молдавия чигендә чикләрне саклый. Аннан Әлмәткә күченә.

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей бүләкләре белән бүләкләнгән. Хатыны белән 2 бала тәрбияләп үстергәннәр,  5 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Анна Васильевна 1924 елның 15 октябрендә Әлмәт районының Тихоновка авылында туа. 1943 елның маенда армиягә алына. Ефрейтор  курсларыннан соң, көнбатыш Белоруссиянең зенит-артиллерия полкына килеп, тимер юллар, узеллар, күперләр һәм башка мөһим объектларның коммуникацияләрен саклауны тәэмин итә. Разведчик була. Сарна шәһәрен, Ровенск өлкәсен азат итүдә катнаша. 1946 елда демобилизацияләнә.

Күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, Советлар Союзы Маршалының Рәхмәт хаты һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Ике бала тәрбияләп үстерә.

Мөзаянә Мәхмүт кызы 1923 елның 1 декабрендә ТАССРның Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Украина фронтында сугыша. 1943 елның көзендә аны Ерак Көнчыгыш фронтына аэродром ротасына күчерәләр. Җиңү көнен Сахалинда каршылый.

Аннары ул япон сугышында катнаша, 1946 елда гына демобилизацияләнә. Сугыштан соң Сахалинда кала, анда кияүгә чыга. 1963 елда гаиләсе белән Әлмәткә күчәләр. 3 баласы, 6 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Бөек Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Фатыйма Яхиновна 1924 елның 19 февралендә Мөслим районы Митрәй авылында туа. 1943 елда үз теләге белән фронтка китә, Татвоенкоматта аны һавага каршы оборона зенитчысы итеп билгелиләр. 1945 елда Җиңүне Варшавада каршылый.

1946 елда сугышта катнашучыга кияүгә чыга. 1963 елда гаилә Әлмәткә күчеп килә. Хәзерге вакытта улы, 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Ветераннар яши торган йортлар ишегалларында шәхси концертлар белән «Фронт бригадасы» чыгыш ясады. Ветераннар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары артистлары башкаруында сугыш еллары җырлары яңгырады.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса