Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яшьләрнең уенда гаджетлар гына түгел…

Буш вакытларында яшьләр нәрсә белән мәшгуль? Безнең шәһәр яшьләренең гадәти көннәре ни белән баетылган? Җәмәгать тормышында үзләрен күрсәтү һәм фикердәшләр табу өчен нинди мөмкинлекләр бирелә соң?

Бу сорауларга Әлмәтнең Яшьләр үзәге хезмәткәрләре җавап бирә ала.

Яшьләр үзәге эше шәһәр һәм район яшьләренә үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Бу - барлык иҗтимагый яшьләр оешмалары өчен бердәм киңлек. Анда шәһәр тирәлеген ка-милләштерүгә йөз тоткан үз проектларыңны һәм креатив уй-ниятләрне тормышка ашырырга мөмкин. Әлмәттә 38 иҗтимагый яшьләр оешмасы, хәрәкәт һәм берләшмә уңышлы гына эшләп килә. Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләре, алар белән берлектә, шәһәркүләм акцияләр һәм бәйрәмнәрдән алып, аз тәэмин ителгән гражданнарның төрле ка-тегорияләренә хәйрия яр-дәме күрсәтүгә кадәр, төрле юнәлештәге чаралар оештыралар. Бүген Яшьләр үзәгенең ничек яшәве турында аның директоры Айдар ГАЗИЗУЛЛИН белән сөйләштек.

- Айдар Ниязович, үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләгез әле.

- Үзәкнең төп эшчәнлеге - оештыру. Бүгенге көндә өч иҗади студия уңышлы гына эшләп килә: «Лира» җыр театры, «Funky People» брейкинг мәктәбе, «Блюз» спорт-бал клубы. Шулай ук атна саен иҗади һәм интеллектуаль чаралар, коуч-сессияләр, интенсив һәм мастер-класслар үткәрелә. Үзәкнең бинасы үзенчәлекле мәйданчыкка әйләнде, анда талантлы һәм мавыгучан балалар яраткан эшләре белән шөгыльләнә.

- Яшь буын инициативаларга ни дәрәҗәдә актив җавап бирә? Яшьләр хәрәкәте турында сүз чыккач, анда халыкның нинди категориясе катнаша?

- Уртача - 14 яшьтән 35 яшькә кадәр. Яшь граж-даннарның һәр категориясе игътибарга лаек: яшүсмерләр, студентлар, эшләүче яшьләр. Шәһәрнең барлык уку йортларында укучы яшьләр белән эшләү буенча структур берләшмәләр төзелгән. Бу - студентлар оешмалары һәм комитетлары, профкомнар, фәнни җәмгыятьләр. Студентларның актив вә-килләре шәһәр студент-лар советы составына ке-рә. 51 предприятиедә, шәһәр оешмаларында һәм учреждениеләрендә яшь белгечләр белән актив эш алып барыла, яшьләр комитетлары һәм оешмалары, яшь белгечләр советлары эшли. 21 яшьләр комитеты «Татнефть» компаниясе структурасына керә. 22 яшьләр комитеты шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә һәм муниципаль учреждение-ләрендә төзелгән. Гомумән, без шәһәрнең иҗтимагый тормышына халыкның барлык яшь категорияләрен җә-леп итәргә тырышабыз.

- 2022 елда нинди чаралар үткәрелә һәм көтелә?

- Һәр атна саен нинди дә булса зур чаралар үткәрелә. 1 апрель көнне Яшьләр үзә-гендә «Яшьләргә эш» дип исемләнгән work-тур узды. Work-тур - Татарстан Рес-публикасында яшьләрне эшкә урнаштыру системасын камилләштерүдә мөһим адым. Чара яшьләргә порталда теркәлү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерүгә, хезмәт белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә, шулай ук яшьләрне эшкә урнаштыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне алга этәрүгә юнәлдерелгән. Космонавтика көне уңаеннан велозаезд үткәрелде. Велосезонны быел шәһәребезнең уку йортлары студентлары ачты. Шулай ук 9 Май хөрмәтенә зур велопарад уздыру планлаштырыла. Узган ел катнашучылар саны 1000 нән артык кеше тәшкил итте.

- Ә сез тормышта кыен хәлдә калган яшьләргә ничек ярдәм итәсез?

- Моның өчен бездә балалар һәм яшьләрне социаль-хокукый яклау үзәге бар. Үзәк яшь гражданнарга төрле социаль-хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә квалификацияле юридик консультацияләр бирә.

Волонтерлык үсеше үзә-ге җитәкчесе Светлана ШӘРӘФИЕВА безне ирекле берләшмәләрнең эшчәнлеге белән таныштырды. Барысы 65. Әлмәт районында 8000 нән артык ирекле (волонтер) бар. 17 меңнән артык яшьләр ирекле чараларда катнаша.

Волонтерлар дүрт төп юнәлешкә бүленә: Җиңү волонтерлары, «Чиста булачак» экологик хәрәкәте, медиаволонтерлар һәм волонтерлар медиклар.

«Җиңү волонтерлары Бө-тенроссия һәм республика акцияләрен үткәрәләр, ветераннарга даими ярдәм итәләр, истәлекле урыннарны төзекләндерәләр һәм Бөек Ватан сугышында җиңүне популярлаштыралар, тарихи мәгълүматларны сакларга булышалар. Медиаволонтерлар социаль челтәрләр алып баралар, башка волонтерлар һәм мәктәп укучылары өчен социаль челтәрләрдә алга этәрү буенча мастер-класслар үткәрәләр. Шулай ук республика һәм бөтен Россия буенча форумнарда катнашалар. Волонтерлар медицина оешмаларына ярдәм күрсәтәләр һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча төрле чаралар үткәрәләр. Быел алар «Без бергә» акциясе оештырдылар, анда дарулар китерделәр, вакциналаштыру пунктларында дежур тордылар», - дип уртаклаша Светлана Ивановна.

Волонтерлар - шәһәрнең төрле хезмәтләренә ярдәм итү өчен бәяләп бетергесез ресурс. Әйтик, «Чиста булачак» экологик хәрәкәте 2021 елда гына барлыкка килгән, әмма күп башлангычларда уңыш казанган инде. Иреклеләр үзәге җитәкчесе сүзләренә караганда, экология департаменты белән берлектә хәрәкәт волонтерлары яшь үсентеләр һәм агачлар утырттылар, өмәләр үткәрделәр һәм шәһәр территориясен җыештыруда катнаштылар.

 

«Нур» яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге мөдире Эльвира ЧИРИКОВА нинди юнәлешләр буенча эшләүләре турында сөйләде.

Балаларга һәм яшьләргә психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү үзәге яшьләргә төрле проблемаларны хәл итүдә психологик хезмәтләр спектрын тәкъдим итә: балалар-ата-ана мөнәсәбәтләре, гаиләгә кагылышлы мәсьәләләр, һөнәри үзбилгеләнеш авырлыклары, конфликтлы си-туацияләрне чишү, кризис хәлләрен җиңү, психик сәламәтлекне ныгыту һәм соматик хокук бозуларны профилактикалау. Шулай ук үзәктә аноним рәвештә квалификацияле психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Нур» үзәгендә агрессияне, стрессны киметү, психоэмоциональ бушану буенча төркем белән профилактик дәресләр, тренинг-лар үткәрелә. Безнең өчен бу елның зур вакыйгасы - психологик үзәкнең яңа бинасын ачу. Ул сентябрь аенда көтелә. Бу безнең проектларны тормышка ашыруда һәм эшчән-лекне популярлаштыруда зур адым», - дип хәбәр итте Эльвира Илкамовна.

Әлеге өч үзәктән тыш, «Форпост» җәмәгать тәрти-бен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге, «Яшүсмер» үзәге, студентлар хезмәт отрядлары үзәге һәм башкалар үз эшчәнлекләрен алып бара.

Гөлназ Имамова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса